Өлкәннәр үткән белән яши

2015 елның 15 мае, җомга
Өлкәннәр үткән белән яши
Ел дәвамында патриотик тәрбиягә корылган чаралардан соң Арчаның 9 номерлы “Шатлык” балалар бакчасында сугыш, җиңү темаларын үз эченә алган соңгы бәйге булды.
Төрле яшьтәге 7 төркем балалары сугыш чорындагы җырларны башкарып көч сынашты. Патриотик тәрбия биредә ел дәвамында бара. Моңа кадәр һәр төркемдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган стенд- лар ясалган, шигырь, рәсем бәйгеләре узган, балалар белән бергә күргәзмәләр, альбомнар ясалган (күргәзмәгә балалар әти-әниләре белән бергә өлкән әби-бабайларының фотоларын һәм алар турындагы истәлекләрне туплап алып килгән). 9 май алдыннан хезмәткәрләр арасында Җиңүгә багышланган йөгерү ярышларында балалар тамашачы ролендә булса, ишег- алдында узган бәйрәм парадында бик теләп катнашканнар. – Һәрдаим сугыш темасын искә төшереп, хәтерләрендә яңартып торгач, балалар күңелендә Җиңү бәйрәменең үз урыны барлыкка килә. Күптән түгел балалар арасында “Сугыш нәрсә ул?” дигән сорауга сораштыру уздырган идек. “Бомбалар очу, снарядлар, гранаталар шартлау, мылтыктан ату сугыш була”, – дип, үзләренең аңлауларын күрсәттеләр, – ди бакча мөдире Надия Мифтахетдинова.
Бүгенге бәйгедә балаларның уңышларына төркем тәрбиячеләре белән бергә музыка җитәкчеләре Алсу Гайнуллина һәм Гөлнара Гәрәева да шатлык- ларын яшерми. Чөнки бу хезмәт артында никадәр тырышлык, көч ята. Сабый балага яхшы дәрәҗәдә чыгыш ясарга өйрәтү бит ул!
Тәрбия – иң элек гаиләдән, аннан кала балалар бакчасыннан башлана. Баланың күңеленә гомерлеккә кереп калырлык итеп уздырылган чаралар аларның аң үсешенә ярдәм итә, тарихны, мәдәниятне үзләштерергә нигез сала.
Бәйрәмгә Арчаның 3 һәм 7нче (биредә, нигездә, шул бакчаларда эшләгән хезмәткәрләр хезмәт куя) балалар бакчаларында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар да чакырылган иде, аларга бакчада эшләүче хезмәткәрләр бәйрәм концерты бүләк итте. Чәй табыны артында ветераннар бергә эшләгән елларындагы хатирәләрне барлады, бакчаның матурлыгын, уңайлылыгын исләре китеп карап йөрделәр.
Бүген күп кенә арчалыларга дини гыйлем бирүче Рая Фәтхуллина чирек гасырга якын гомерен 3нче балалар бакчасында балалар тәрбияләүгә багышлаган халык мәгарифе отличнигы. Хезмәттәшләрне генә түгел, өлкәннәрне яшь буын белән очраштырганнары, күңелле бәйрәм оештырганнары, балалар белән бакча хезмәткәрләре бүләк иткән чыгышлары өчен өлкәннәр исеменнән ихлас рәхмәтләрен җиткерде. “Яшьләр киләчәккә планнар белән, ә өлкәннәр үткәннәр белән яши. Сез бүген безне яшьлегебезгә кайтардыгыз”, – диде ул.
Розалия Зиннәтова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International