Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кайгы җиле урап узмаган
2015 елның 15 мае, җомга
Кайгы җиле урап узмаган
Печмәнтау авылында сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куелды. Кызганыч, һәйкәлне сугыш ветераннары күрә алмады. Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары килгән иде. Тантанада һәйкәлне булдыруда тырышып йөргән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин катнашты.
Авылда сугышта катнашучылар, кире әйләнеп кайта алмаучылар белән кызыксынучы Кадрия Гыйльманова белән очраша алуыма сөендем. 1940 елгы ул. Яр Чаллыда яши. 75 яшьлек ханым тантанага ерактан кайтып җиткән. Аерым дәфтәр булдырган. Сөйләр сүзе күп.
– Әти Гыйззәтулла Зарипов сугышта хәбәрсез югалган. Суслонгерда булган, – дип сөйләде ул. – Соңгы хатында “Немец Мәскәүгә бик каты котырып килә, әмма без аны бирмибез”, дип язган булган. Авылда 4 улы да сугыштан кайтмаган гаилә бар. Хәйретдинов Нәҗметдин, Сәлах, Минһаҗетдин, Хәбир. Кияүләре Гатаулла Гайнуллин да сугышта әрәм булган. Ана йөрәге бу хәсрәтләргә ничек чыдады икән?! Сугыштан икәү аяксыз кайтты. Чирләп кайтып үлүчеләр дә байтак. Заманында авылда 98 йорт бар иде. 87 кеше сугышка киткән, 51е кайтмаган. Печмәнтауда сугышта катнашкан хатын-кыз да бар. Зәйнәп Вафина, исән-сау кайтып, картаеп үлде.
Печмәнтау мәктәбе укытучысы Миләүшә Шәйхетдинова:
– Минем кайнатам Сәфәр Шәйхетдинов сугыштан бер аяксыз кайткан, –дип сөйләде. – Үземнең әнинең (Рәисә) әтисе Гатаулла Гайнуллин, туганы Хәким абый сугышта вафат булган. Әни “әти” дип әйтергә тилмереп үскән.
Тәкъмилә Мәгъсүмова:
– 1932 елгы мин. Шушы авылда гомер иттем, чыгышым белән Яңа Кенәрдән. Әти Гарәфетдин Гыймадиев 1943 елның маенда хәбәрсез югалган.
84 яшьлек Әминә Газизова тантанага килә алмаса да, хәлен белдем.
– Кышкарда туып-үстем, – дип сөйләде ул. – Сугыш башланганда 10 яшьтә идем. Аллага шөкер, әтине (Нәҗип Гомәров) сугыштан каршыларга насыйп булды. Өч тапкыр яраланып кайтты. Әтинең энеләре Кәрим, Халик кайта алмады. Балалары әтисез үсте. Сугыш беткән көнне яхшы хәтерлим. Авыл советы секретаре (Асия Төхвәтуллина), өй саен кереп, сугыш бетте дип, кычкырып йөрде. И-и, безнең күргәннәр...
Кем белән генә сөйләшсәң дә, кайгы җиле капкаларын урап узмаган. Һәйкәлгә “Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады” дип язып куелган. Исәннәр хәтерендә алар. Өлкән буын әкренләп китеп бара. Алар үзләре белән үткәннәрне, тарихны алып китә. Печмәнтауда иң өлкән кеше – 90га җитүче Гафифәбану Шакирҗанова. Кызганыч, ул килә алмаган. Ветеранны сөйләтәсе иде...
Моңсу бәйрәм җыр, бию белән үтте. Иске Ашыт мәдәният йорты үзешчәннәре, Печмәнтау мәктәбе укучылары концерт куйды. Һәйкәл янында бергәләп фотосүрәткә төштеләр, чәй өстәле янында сөйләшеп утырдылар.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды XIV белем бирү форумына "Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы"
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары»бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр Халыкара Җәйге кампус-илнең иң масштаблы белем бирү проектларының берсе. 13 ел эчендә кампуста 3 000нән артык кеше катнашты, шул исәптән дөньяның 45 иленнән 520 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык эксперт һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге спикерлар. Быелгы Тема - »иҗат формуласы". Төп максат-студентларга шәхес үсеше, белемнәрен практик куллану һәм хәзерге икътисадый мәсьәләләрдә реаль бурычларны хәл итү өчен мөмкинлек бирү һәм социаль көн тәртибенә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз