Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Төшләремә кереп йөдәтә
2015 елның 15 мае, җомга
Төшләремә кереп йөдәтә
Утар Аты авылындагы һәйкәл ныклап төзекләндерелгәннән соң күз явын алырдай булган.
“1984 елдан бирле бер тапкыр да төзекләндерелмәгән. Хәзер менә карап торасы гына килә, – ди Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов. – Моннан тыш элеккеге “Байрак” колхозына кергән 4 авылдан тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын җыеп, авыл эшмәкәрләре ярдәме белән Коръән ашы үткәрдек. Кичен авыл халкы өчен кичке күңел ачулар, иганәчеләр Булат Нуриәхмәтов, Васыйл Гайнуллин көче белән салют булды. Кушлавычта һәйкәл янында митинг үтте, Арчадан эшмәкәр Әнвәр Исмәгыйлев язын вафат булган сугыш ветераны Зариф Гарипов каберенә таш алып кайтып куйды”.
8 май көнне Субаш Аты авылына һәйкәл ачу тантанасына кайткан вакытта гына да ул барлык яңалыкны ачып салды. “Барысы өчен дә күңел сөенә. Ветераннарыбыз бу хөрмәтләүләргә лаек. Шулай булмый, бер безнең авыл җирлегеннән генә дә 353 кеше яу кырында башын салган бит. Уйлап карасаң, тулы бер авыл халкы. Субаш Атының үзеннән генә дә 100 кеше җыела. Ә күпмесе соңыннан алган яралардан вафат булган? Тыл ветераннарының хезмәте дә сокланырлык. Ачлы–туклы килеш фронтны икмәк белән тәэмин итү өчен эшләгән тыл батырлары алдында баш иябез”, – диде ул.
Һәйкәл шушы авылның кияве “Кораллы Көчләр ветераннары” район оешмасы әгъзасы, хәрби хезмәт ветераны, подполковник Булат Нуриәхмәтов ярдәме белән эшләнеп, башлангыч мәктәп каршына куелган.
– Авылда һәйкәл булдыру электән үк күңелдә бар иде. Сугышта һәлак булганнарны искә алу, аларның исемнәрен мәңгеләштерү офицер буларак безнең изге бурычыбыз. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә нәтиҗәле бер чара да. Әлеге һәйкәлдә кан, мәңге төзәлмәслек тән һәм йөрәк җәрәхәтләре, тол калган хатыннарның, әтиләрен югалткан балаларның җан авазы, җирләнмичә калган солдатларның кайтавазы ишетелә сыман, – диде Булат Нуриәхмәтов. – 4 майда Утар Атыда очрашу үткәрдем. Авыл җирлегеннән чыккан орден белән бүләкләнгән авылдашларның бүләкләү кәгазьләре табылды. Оныкларына шуларны тапшырдым. Бабаларының нинди батырлык эшләүләрен белсеннәр, алар белән горурлансыннар.
Тантана һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу һәм һәлак булган авылдашлар рухларына дога кылудан башланып китте. Аннан сүз балаларга бирелде.
– Сугыш башланганда миңа 2 яшь ярым гына иде. Әтинең нинди икәнен дә белмим. Без дә әтиләр кебек үлмәскә тырышканбыз, яшәү өчен көрәшкәнбез. Сугыш авырлыгы безгә дә кагылды. Әле дә күргәннәрем төшләремә кереп йөдәтә. Яланаяк басып ачлы–туклы килеш башак җыюларны онытып буламыни. Алып кайтырга ярамый. Череп бетсә бетсен, кеше ачтан үлсен, әмма файдаланмасын. Үзең үргән чабатаны кию зур сөенеч иде. Әле дә чабата күрсәм, күңел сыкрый. Билдән кар ерып салам ташулар бетерде безнең җилкәне. Без үлемгә дучар ителгәннәр идек. Әмма безне үлем ала алмады, – дип шигырь юллары белән күңелендәгесен әйтеп бирде Кифая Галимова.
Ул көнне тантанада “Кораллы Көчләр ветераннары” район оешмасы җитәкчесе, хәрби хезмәт майоры Рафаэль Мөхәммәтҗанов белән оешма әгъзасы, хәрби хезмәт майоры Юрий Козлов та катнашты. Алар Субаш Аты авылы халкын Җиңү бәйрәме белән котлады, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына исәнлек, балаларга тыныч тормыш, матур киләчәк теләде.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз