Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел

2015 елның 15 мае, җомга
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев 8 майда Яңа Кенәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыштан соңгы авыр елларда район эчке эшләр бүлегендә намус белән хезмәт иткән Фәрит Шәмсетдинов янында булды.
— Сез, илнең азатлыгы өчен көрәшеп, җиңү яулап кайткан кеше, — диде ул. — Аннан соңгы хезмәтегез дә ансат булмаган, җинаятьчелек мәсьәләсе бик җитди торган елларда эшли башлагансыз. Без Сезне һәрвакыт үрнәк итеп куябыз, барысы өчен дә зур рәхмәт!
Унынчы дистәне ваклап килүче ветеран үзен онытмаганнары өчен рәхмәт әйтте.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бу көнне Айдар Рашатович җитәкчелегендә Яңа Кенәр һәм Арча зиратларында элекке хезмәттәшләре — сугыш һәм тыл ветераннары каберләренә чәчәкләр куйды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International