Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Әйдәгез, бергәләп булышыйк
2015 елның 15 мае, җомга
Әйдәгез, бергәләп булышыйк
Бәла аяк астында, диләр. Ашытбаш авылында да 8 майда бөтен кеше бәйрәм рухы белән яшәп ятканда шундый хәл килеп чыгар, дип кем уйлаган?
— Митингны матур гына тәмамлап, туганнар белән зиратка барырга җыенып йөргәндә: “Ашытбашта янгын!” — дигән хәбәр килде, — ди Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин. — Өч йорт янды, бер авыл өчен күбрәк булды шул.
Янгын ялмап үткәннән соңгы күренеш бигрәк шомлы. Без килгәндә күп әйбер җыештырылган иде инде. Авылдашлары, туганнары, дуслары өмәгә чыккан, барысы җиде техника эшләгән.
Сәрия һәм Нәкыйп Сираҗиевларның лапаслары янган, өйләрен саклап калганнар. Ашытбашның ир–егетләре 5–6 помпа белән су сиптереп торганнар.
— Веранда, өйнең бер почмагы көйри башлаган иде, — ди Сәрия. Кайнанам: “Әй, Аллам, өйне генә булса да калдыр инде”, — дип ялварды, шуннан җил борылып китмәсенме!
Нәкыйп — әфган сугышын кичергән кеше, сәламәтлеге какшау булуга карамастан, “Мәрҗани” ширкәтендә терлекләр карый. “Төне буе аяклары сызлаудан газаплана”, — ди Сәрия. Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, менә бу янгыны тагын...
Берничә кеше сарай төзергә керешкән, имән баганалар утыртып куйганнар. “Мәрҗани” ширкәте төзүчеләре икән. Җитәкче Марат Минәчетдинов хәлләрен белеп тора.
— Калай белән әйләндереп алырга иде инде сарайны, — ди Сәрия. — Түбә калаена гына 40 мең сум кирәк, диләр. Барысы 80 мең тирәсенә төшәр инде.
Сыер белән таналарын сеңелләренә урнаштырганнар, сыерлары шушы айда бозаулыйсы икән...
Күршеләрендәге тулысынча янып беткән хуҗалык — 90 яшьлек Кадрия әбинеке. Йортлары ике ел буш тора, Акчишмәдәге кызында яши. Ире Абдулла абый Заһидуллин Ташкичү авыл Советы рәисе булып эшләгән иде.
Аннан соңгы йорт Иңгел Сәйфетдиновныкы булган. “Йорт– җирләре таза иде”, — ди авыл җирлеге башлыгы. Хәзер йорт урынында кирпеч өемнәре генә калган. Бакча башындагы вагоннан Иңгел үзе дә килеп чыкты. 1997 елда комбайнда рекордлы ашлык суктырып, “5ле” модельле “Жигули” белән бүләкләнгән кеше бу. Малае Айдар ярдәмчесе булган. Хәзерге вакытта “Акчишмә” ширкәтендә эшләп йөри, пенсиягә чыгарга ике елы бар. Гомерең буе казган да, минутлар эчендә бернәрсәсез кал инде...
— Өч йорт, дүрт хуҗалыкның сарайлары 20 минут эчендә юкка чыкты, — дип сүзгә кушыла Фәһим Фәйзуллин.
— Бу көнне мин хастаханәдә идем, — ди Иңгел. — Кайткач, трактор белән бакча сукаларга булдым. Ике–өч кенә әйләндем — менә бу як күршенең лапасыннан төтен чыга башлады. Сыер белән бозауны алып чыгып өлгердек, тананы да алып чыккан идек, тик ул бәрелеп–сугылып утка кереп китте. Тавык- лар да янган дип уйлаган идек, алар бер хуҗалык лапасына кереп кунаклаган булганнар икән...
Лапасында ут чыккан йортта Һәвәрия Сәлимҗанова яшәгән. Ул, әнисен карап, соңгы юлга озаткан, шунда торып калган. Энесе Сәүбән кайткалап йөргән, умарталары бар. Әлеге хәвефле көнне ул Иңгел белән бакча сукаларга чыккан булган. Ут ничек чыккан — монысы әлегә сер булып кала, тикшерү нәрсә күрсәтер...
Безнең халык элек–электән бер–берсенә ярдәмгә килгән. Әлеге янгында зыян күрүчеләргә дә беренче көннәрдән үк кулдан килгәнчә булышырга тырышалар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, янгын вакытында ук авылга килеп, тиешле күрсәтмәләр бирде, аннан соң да мәсьәләне көндәлек контрольдә тота. Авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин Ашытбаштан кайтып керми диярлек. Бүгенге көндә бөтенләй яшәү урынсыз калган Сәйфетдиновларны урнаштыру өчен төрле вариантлар эзлиләр.
Хөрмәтле райондашлар! Без дә кеше хәсрәтенә битараф булмыйк. Түбәндә Ашытбашта янгыннан зыян күрүчеләргә акча күчерү өчен исәп–хисап счетын күрсәтәбез.
Реквизиты для перечисления средств:
Арский районный об- щественный благотворительный фонд “От сердца к сердцу”
№ счета: 40703810207020000119
БИК: 049205805
К\счет: 30101810000000000805
ИНН 1609011794
КПП160901001
Арский филиал “Ак Барс” банка
Адрес фонда: г.Арск, Советская пл., д.12.
Назначение платежа: добровольное пожертвование на уставную деятельность (для пострадавших на пожаре в с. Ашитбаш), НДС нет.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды XIV белем бирү форумына "Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы"
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары»бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр Халыкара Җәйге кампус-илнең иң масштаблы белем бирү проектларының берсе. 13 ел эчендә кампуста 3 000нән артык кеше катнашты, шул исәптән дөньяның 45 иленнән 520 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык эксперт һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге спикерлар. Быелгы Тема - »иҗат формуласы". Төп максат-студентларга шәхес үсеше, белемнәрен практик куллану һәм хәзерге икътисадый мәсьәләләрдә реаль бурычларны хәл итү өчен мөмкинлек бирү һәм социаль көн тәртибенә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз