Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Уңышларыбыз күз алдында
2015 елның 15 мае, җомга
Уңышларыбыз күз алдында
Татарстан Республикасы 2014 елда төбәк башкарма власте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча бишенче тапкыр рәттән беренче урынны алды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рейтинг нәтиҗәләрен игълан иткән утырышы 2015 елның 7 маенда үтте.
Нәтиҗәлелекне бәяләүнең төп күрсәткече булып төбәкнең икътисад һәм социаль өлкәләрдәге үсеш динамикасы, шулай ук халыкның башкарма власть органнары эшчәнлегенә биргән бәясе тора. Бәяләү соңгы өч елдагы 11 күрсәткеч буенча үткәрелә. Шулай итеп, Татарстан югары күрсәткечләрне саклап кына калмый, ә барлык социаль–икътисадый юнәлешләр буенча омтылышлы үсеш күрсәтә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның стратегиясе республиканың тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан иң мөһим социаль–икътисадый күрсәткечләр буенча лидерлык позициясен ныгытып, монда эре инновацион проектлар киң үсеш ала.
Республика уңышларына безнең Арча районы да лаеклы өлеш кертә.
— Без районга күрсәткән ярдәме өчен республика Президенты Рөстәм Миңнехановка бик рәхмәтле, — ди район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин. — Республика программаларының мөһим өлеше булган төзелеш бөтен район тормышына җан өрә, үз артыннан башка күп тармакларны әйдәп, күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итә.
2014 елда бу өлкәдә 1 млрд. 200 млн. сум капитал салынды. 953 млн. сумлык төзү–монтаж эшләре башкарылды. Пландагы 27 мең кв.м урынына 30,2 мең кв.м торак төзелеп тапшырылды.
Узган ел районда социаль ипотека, авылда торак төзелеше һ.б. программалар буенча актив эш алып барылды. Күп фатирлы йортларны төзекләндерү дәвам итә. Программа эшли башлаганнан бирле 180 млн. сумга 74 йорт яңартылды, быел 8 йорт ныклап төзекләндерелә, 16,8 млн. сумлык төзекләндерү эшләре башкарылачак.
Районда социаль объектлар төзү һәм төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. 2014 елда 4 мәктәп төзекләндерелде. Арчаның көньяк өлешендә 260 урынлы балалар бакчасы, Боз сарае төзелеп, файдалануга тапшырылды. Айван һәм Наласа авылларында яңа фельдшер–акушерлык пунктлары, 6 яңа спорт мәйданчыгы куелды. “Чиста су” программасы буенча 10 млн. сумлык эш башкарылды.
Кыенлыкларга карамастан, 2015 елда да төзү эшләре күләмнәре кимеми. Арчаның 3нче мәктәбе базасында, элеккеге 6нчы мәктәп бинасында, Үрнәктә, Мөндеш авылында балалар бакчалары төзелә.
Районда ел саен зур күләмдә юл төзү һәм ремонтлау эшләре башкарыла. 2015 елда Наласа, Иске Муй, Кече Төрнәле, Иске Ашыт авылларына керү юлларын төзү, Арча–Әтнә, Арча–Теләче юлларында ремонт эшләре планлаштырыла. Арча шәһәрендә 9 урамга асфальт түшәләчәк.
Республика программалары авылларыбызның йөзен үзгәртте.
— Безнең Иске Кырлай авыл җирлегенә кергән Мөндеш авылы халкы биг-рәк тә бәхетле, — ди авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов. — Күптән түгел генә яңа фельдшер–акушерлык пункты ачылган иде. Быел менә 50 урынлы, спорт залына кадәр булган балалар бакчасы төзелеп килә. Бик начар хәлдәге баракларда яшәгән 7 гаилә яңа фатирлар алачак. Иске Иябаш авылында якындагы көннәрдә яңа клуб ачылачак.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев быел республикадан сәнгать мәктәбен ныклап төзекләндерү өчен 20 млн. сум өстәмә акча бирелүен әйтте. Шулай ук районның үзәк хастаханәсен ремонтлау дәвам итәчәк. Шәһәрнең көнбатыш өлешендә яңа мәктәп салу мәсьәләсе дә көн тәртибенә килеп басты.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз