Шахмат бәйгесе

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
Шахмат бәйгесе
26 апрельдә “Ладья” шахмат клубында районның күренекле шахматчысы, берничә тапкыр район чемпионы булган, республика ярышларында район данын яклаучы, Түбән Атыда яшәүче Мидхәт Гайнетдиновка 60 яшь тулу уңаеннан ярыш уздырылды.
Ярыш алдыннан юбилярга яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең Рәхмәт хаты, шахмат клубы әгъзаларының бүләкләре тапшырылды. Уен швейцар системасы белән үткәрелеп, 7 тур уйналды.
Нәтиҗәдә, беренче урынны Яңа Кенәрдән Таһир Сәмигуллин алды, икенче – Арчадан Ленар Вахитов, өченче урында юбиляр үзе.
Соңыннан җиңүчеләргә “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең бүләкләре тапшырылды.
Әмир Шәяхмәтов,
“Ладья” шахмат клубы җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International