“Прометей” эзләнү отряды

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
“Прометей” эзләнү отряды белән Түбән Новгород өлкәсендә сугыш вакытында үлеп калучыларны эзләү эшендә катнашкан Гөберчәк егете — Арча педагогика көллиятенең 1нче курс студенты Нияз Шәфиков эзләнү барышында табылган совет сугышчыларының кайбер әйберләрен (каска, көрәк, тәлинкә һ.б.) истәлеккә Мөхәммәт Мәһдиев музеена алып кайтып тапшыра. “Музей фондында мондый экспонатлар юк иде әле. Ниязга фондны сугыш ядкәрләре белән баетуга өлеш керткәне өчен зур рәхмәт әйтеп, укуында зур уңышлар телим”, — ди музей мөдире Халидә Габидуллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International