Әтисен буа башлаган

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
Әтисен буа башлаган
2015 елның 2 апрелендә җәмәгать судында Акчишмә авылында яшәүче 35 яшьлек И. Зарифҗанов эше каралды.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2015 елның 10 февралендә И. Зарифҗанов өенә исереп кайта. Өйдә бу вакытта өлкән яшьтәге әти белән әнисе була. Бу хәлгә ата белән ананың йөрәге түзми, алар улларына шелтә белдерә. Ә уллары, начар сүзләр әйтеп, әти-әнисенә ташлана. Әниләре куркудан урамга йөгерә. Котырган ир әтисенең күкрәгенә йодрык белән ике тапкыр китереп суга. Аннан муеныннан тотып ала да, үтерәм дип, буа башлый. Шулай да әтисе исерек кулыннан ычкынып, урамга йөгереп чыга ала. Һәм полицияне ярдәмгә чакыра.
Судта И. Зарифҗанов үз гаебен тулысынча таныды.
И. Зарифҗановның 1 елга иреге чикләнә. Бу чорда ул җинаять-башкарма инспекциясе ризалыгыннан башка яшәү урынын үзгәртә һәм Арча районы территориясеннән чыга алмый, ай саен инс- пекциягә килеп, теркәлеп торырга тиеш.
Радик Хәбибуллин,
район прокуроры урынбасары,
юстиция киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International