Арча районы җиңүче

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
Арча районы җиңүче
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты муниципаль районнар һәм шәһәр округларын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйрәм бизәвенә республика конкурсы игълан иткән иде.
Арча районы “Шәһәр һәм авыл халкы булган муниципаль районнар арасында иң яхшы бәйрәм бизәве” номинациясендә беренче урынны яулады һәм 500 мең сум акча белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриевны җиңү белән котлады, арчалыларга яңа уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International