Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
50 ЕЛ БЕРГӘ
2015 елның 20 мае, чәршәмбе
50 ЕЛ БЕРГӘ
50 ел бергә гомер иттегез, Авыр елларны бергә үттегез... Нәкъ җырдагыча, елларның авыр чаклары эләгә аларның яшьлегенә. Тик мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч дигән бөек хисләр авырлыклар алдында сыгылып төшмичә, бүгенге көнгә кадәр илтә. Яшьлек туйларын бәйрәм итү насыйп булгандырмы, юктырмы, ләкин иң матурын – гомерләренең алтын туйларын алар район күләмендә билгеләп үтте.
Район ЗАГС бинасында алтын туй ияләрен тантаналы рәвештә Дан китабына кул куярга дәшү, яшьлек хатирәләрен яңартып Мендельсон маршы астында узу гадәте инде традициягә әйләнеп китте. Затлы келәмнәр өстеннән залга шушы көннәрдә Орнашбаштан Клара һәм Рәдиф Касыймовлар, Арчадан Венера һәм Ягъфәр Шәмиевлар, Нурия һәм Илдар Абдуллиннар үтте.
Пар канатлы булып ярты гасыр гомер итү – сирәкләргә генә тия торган олы бәхет, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк ул. Тормыш мәшәкатьләре артта калган, балалар урнашкан, хәзер яшьлек хатирәләрен яңартып, ирешкән үрләргә, гомернең заяга узмавына сөенеп яшисе дә яшисе.
Гаилә – кеше изгелек кылырга өйрәнергә тиешле тирәлек, дигән В.Сухомлинский. Юбилярларыбыз һәммәсе әнә шул гыйбарә буенча яши, үзләренең якты эзләрен киләчәк буынга үрнәк итеп, балаларын да шул рухта тәрбияләгәннәр. Утар Атыда туып-үсеп Арчада гомер иткән Илдар Абдуллин гомерен автотранспорт предприятиесендә машина йөртүче һөнәренә багышлый. Урып–җыю чорында колхозларга ярдәм иткән чакларда бер таңнан икенчесенә кадәр эшләгән вакытлары күп була аның. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсен районның ул чаклардагы Мактау тактасы, Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары раслый. Тормыш юлдашы Нурия апа да намуслы хезмәт кешесе. Хезмәт юлын Арча икмәк комбинатыннан башлаган кыз лаеклы ялга почта бүлеге хисапчысы булып чыга. Гаилә бер ул һәм кыз үстереп олы тормыш юлына озата. Бүгенге кичәдә Илдар абыйның Нурия апага багышлап башкарган җырына рәхмәт, ихтирам, ярату хисләре салынган иде.
Һәр гаиләнең үз мәхәббәт тарихы. Гомерләрен яшь буынга белем бирүгә багышлаган Шәмиевлар 1965 елның 30 апреленнән янәшә атлый.
– Венерага бер күрүдә гашыйк булдым, – дип сөйли Ягъфәр абый. – Гашыйк булдым да, очрашуга сәбәп эзли башладым. Чыкты бит җае. Сеңлесе белән бергә эшли идек, телевизор карарга керүне сәбәп иттем (ул чакта телевизорлы кеше сирәк иде). Әти–әнисе белән уртак тел тапкач, кызны чаңгы шуарга, кинога, концертларга дәшә башладым.
3 оныклары, 1 онык- чыклары бар аларның. Олы кызлары Гөлнара табибә һөнәрен сайласа, Диләрәләре үзләре юлыннан киткән.
Рәдиф абый белән Клара апа икесе дә Орнашбашта туып-үсә. 7 сыйныфтан соң ат җигеп төрле эшләрдә эшли башлаган егет икътисадчы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. “Яши-яши Клара сабыр холыклы булуы, туры сүзен әйтә белүе белән мине тагын да яраттырды. 43 ел килен булып, 12 ел кайнана булып 8 кешелек гаиләне бербөтен итеп саклап, хөкүмәт эшендә намуслы хезмәт итеп яшәве үзе горурлык. Кларам белән узган 52 елның һәрберсе миңа бары шатлык кына китерде”, – ди Рәдиф абый. Алай гына да түгел, аларның горурлыгы – үзләре гомер биргән, бүген инде тормышта үз юлларын тапкан балалары. Ә алар дүртәү!
Кулны-кулга, иңне-иңгә куеп яшәүче парларны котларга балалары, якыннары, шәһәр башкарма комитеты вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары да килгән иде. Расих Галимҗанов юбилярларга җырларын бүләк итте.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды XIV белем бирү форумына "Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы"
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары»бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр Халыкара Җәйге кампус-илнең иң масштаблы белем бирү проектларының берсе. 13 ел эчендә кампуста 3 000нән артык кеше катнашты, шул исәптән дөньяның 45 иленнән 520 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык эксперт һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге спикерлар. Быелгы Тема - »иҗат формуласы". Төп максат-студентларга шәхес үсеше, белемнәрен практик куллану һәм хәзерге икътисадый мәсьәләләрдә реаль бурычларны хәл итү өчен мөмкинлек бирү һәм социаль көн тәртибенә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз