Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Рәмис белән Ләйсән ярдәмгә мохтаҗ
2015 елның 22 мае, җомга
Рәмис белән Ләйсән ярдәмгә мохтаҗ
Бала туса, бәхете белән булсын, дибез. Ата–ана өчен бала бәхете, бала сәламәтлегеннән дә зуррак нәрсә юктыр. Авыру балаларын аякка бастыру өчен ихтыяр көчләрен дә, сабырлыкларын да югалтмыйча, бөтен тырышлыкларын, көчләрен куеп, соңгы тиеннәренә кадәр биреп, хастаханәләр юлын таптаган ата–аналарны Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде.
Тик, ни кызганыч, бездә хәзер бөтен нәрсә акчага килеп терәлә. Акчаң булса, яхшы хастаханәсе дә, табибы да табыла. Юк икән…Монда тиеннәр белән генә эш итеп булмый, миллионнар кирәк. Бөтен ышаныч кеше кайгысын үзенеке кебек кабул итеп, изгелек эшләргә атлыгып торган шәфкатьле затларда. Андыйлар бик күп һәм тирә–юнебездә генә. Аеруча яшьләр.
Беркөн редакциягә Яңа Кенәрдән Фәния Шәрәфиева килеп керде.
– Бездә 13 яшьлек Рәмис Григорьевка ярдәм йөзеннән хәйрия концерты була. Яшьләр оештыра, – диде ул.
Юлда Фәния ханым белән сөйләшеп кайтабыз.
– Минем улым Рамил Казан аграр университетында 4нче курста укый. Шунда Роберт Галиев җитәкләгән театрда да уйнады. Тамада булып йөри, бии, җырлый, үз коллективы бар, – диде ул. – Беркөн хәйрия концерты турында сүз кузгаттым. Рамил моны шунда ук күтәреп алды, иптәшләренә шалтыратып, 5 минут эчендә мәсьәләне хәл итеп тә куйды. Егетләр берсүзсез ярдәм кулы сузарга карар кылды.
Халык күп җыелган иде. Тамашачыларның теләге–концерт караудан бигрәк, аз булса да, әле яши генә башлаган Рәмискә ярдәм итү.
– Авыру берәүдән дә сорап килми. Бала бит ул. Нинди ананың йөрәге түзсен. Аз гына булса да өлешебез керсен, – диделәр лаеклы ялдагы Рәмзия Йосыпова һәм Миләүшә Сәмигуллина.
– Мәктәп, ата–аналар тарафыннан бу гаиләгә ярдәм күрсәтелә инде, – диде Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы Эльмира Әхмәтова. – Аннан укуын да калдырмыйбыз. Укытучылар өенә барып укыталар.
– Якының булмаса да, булышасы килә. Һәр кешегә хас эчке хис, инстинкттыр инде ул, – диде 9нчы сыйныф укучысы Зилә Нигамәтҗанова.
Рәмис Григорьевның әти–әнисе Гөлгенә белән Радик Григорьевлар да концертка килгән иде.
– Авыруы узган ел гына билгеле булды. Яңа Кенәр хастаханәсе баш табибы Рафия Аксакова Казанга җибәрде. 9 ай хастаханәдә ятты. Апрельдә генә кайттык. Хәзер атна саен анализлар бирәбез, – диде Гөлгенә барлык матди ярдәм күрсәтүче хезмәттәшләренә, авылдашларына, Казаннан ук кайтып хәйрия концерты оештырган Рамил Шәрәфиев, Артур Сабиров, Алмаз Әхмәтов, Миләүшә Сәйфуллина, Фәннур Фатыйхов, Дамир Галиәкбәров, Дамир Зиннәтуллин, Яңа Кенәр үзешчәннәре Ләйсән Хәкимова җитәкчелегендәге “Ләйсән” бию коллективына, Алсу Сәмигуллинага мең–мең рәхмәтләрен җиткерде. (ярдәм күрсәтергә теләүчеләр булса, телефоннары 89179085609).
Ярдәмчел кешеләр күп бездә. Арчада яшәүче Ләйсән Ситдыйкова турында ишеткәч, аны белгәннәр, хәтта белмәгәннәр дә кызга ярдәмгә ашыкты.
– Без аның белән бер мәктәптә укыдык. Шундый тырыш, актив кыз, биюче, медицина көллиятенә укырга керде. Һәм кинәт авырып китте. Яши генә башлады бит әле. Без, Арча яшьләре, моның белән килешергә теләмәдек, – ди Илүзә Галимуллина. – Аз булса да файдабыз тиюенә сөенәбез.
Моннан тыш Арча Укучылар сарае, Арча сәнгать мәктәбе, педагогика көллияте, станциядәге мәдәни-спорт үзәге, волонтерлар концерт, көллият каршындагы “Яшьлек” театр студиясе спектакль куйды, 28 майда Татарстан эстрада йолдызларының Арчада хәйрия концерты була.
Ләйсәннең әти-әнисесе белән элемтәгә керә алмадык. Алар Төркиядә хастаханәдә булып чыкты.
– Ләйсәнне дәвалар өчен 6 миллион сум кирәк. 2 миллион 300 мең сум акча җыелды инде, – диде энесе Гаяз. – Артык көтәргә ярамый, соң булачак, калган сумманы аннары түләрсез, диделәр.
Тагын 3 миллион 700 мең сум акча җыярга кирәк. Ләйсән бүген шәфкатьле, изге күңеллеләр ярдәменә мохтаҗ. Тиеннәрдән сумнар җыела. Әйдәгез, Ләйсәнгә ярдәм итик.
Билайн 89053159815; Саклык банкы картасы 676196000306484917 д 01/18; Qiwi–кошелек +79274347186; Саклык банкында исәп–хисап счеты 42307.810.4.6200.0287191 (8610/0115 номерлы бүлекчәдә Габделфәт Габделхакович Ситдыйков исеменә).
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды XIV белем бирү форумына "Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы"
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары»бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр Халыкара Җәйге кампус-илнең иң масштаблы белем бирү проектларының берсе. 13 ел эчендә кампуста 3 000нән артык кеше катнашты, шул исәптән дөньяның 45 иленнән 520 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык эксперт һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге спикерлар. Быелгы Тема - »иҗат формуласы". Төп максат-студентларга шәхес үсеше, белемнәрен практик куллану һәм хәзерге икътисадый мәсьәләләрдә реаль бурычларны хәл итү өчен мөмкинлек бирү һәм социаль көн тәртибенә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз