Әбүнәчеләр арасында бәйге

2015 елның 22 мае, җомга
15 апрельдән 30 июньгә кадәр “ТАТМЕДИА” АҖ үзенең газета–журналларына язылган әбүнәчеләре арасында бәйге игълан итә. 2015 елның 2 яртыеллыгына “ТАТМЕДИА” карамагында булган журнал һәм газеталарга иң күп язылган әбүнәчене төп бүләк — iPad көтә. Тагын өч актив әбүнәчегә кыйммәтле фотоаппарат бүләк ителәчәк. Моннан тыш тагын 50 газета–журнал сөючегә махсус кызыксындыру бүләкләре дә каралган. Бәйгенең шартлары бик гади: “ТАТМЕДИА” АҖ газета–журналларына 2015 елга язылган квитанцияләрегезне 422066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йортка почта аша җибәрегез. Үзегезнең адресыгызны, исем–фамилиягезне һәм телефоныгызны күрсәтергә онытмагыз.
Конкурс шартлары белән тулырак tatmedia.ru сайтында таныша аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International