Партия эчендә алдан тавыш бирү үткәрелде

2015 елның 22 мае, җомга
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге 21 майда Арча шәһәр Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча партия эчендә алдан тавыш бирү үткәрде.
Арча шәһәр Советына 13 сентябрьдә 15 депутат сайланырга тиеш. Партия эчендәге алдан тавыш бирү исемлегенә 23 кандидат кертелгән иде. Кандидатлар Алимас Әмиров, Тәлгать Баһаветдинов, Илшат Нуриев, Рузия Нурмөхәммәтова, Рөстәм Фәйзрахманов үзләренең программалары белән чыгыш ясадылар.
Очрашу җыелышында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауль Рәхмәтуллин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International