Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Акчасы булса, файдаланырга урыны табыла
2015 елның 22 мае, җомга
Акчасы булса, файдаланырга урыны табыла
Кайчандыр тормыш юлын гомергә бергә үтәргә телдән дә, язмача да вәгъдә биргән парлар бу юлы ЗАГС бинасына мәхәббәт җимешләре – балалары белән килгән иде. Аларга биредә тантаналы шартларда ана капиталына сертификат тапшырылды.
Тантаналы чараны Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова ачты.
– Ана капиталын өч төрле юнәлештә – торак шартларын яхшырту, балаларның укуы һәм ананың булачак пенсиясен арттыру өчен кулланырга була. 256нчы закон нигезендә башта аны балага өч яшь тулгач кына алырга мөмкин иде. 2009 елдан башлап, балага ничә яшь булуга карамастан, бу сумманы торак төзү яки торак сатып алу өчен алынган кредитны (шулай ук ипотека кредитын) түләргә кулланырга мөмкин, – диде ул, ана капиталы куллануның төп юнәлешләре белән тагын бер кат таныштырып. – 241нче Федераль закон нигезендә йортны үз көче белән төзегән яки зурайткан очракта гаилә башта ана капиталының 50 процентын, ә төзелеш төгәлләнгәннән соң, беренче яртысын алганнан соң 6 ай узгач, калганын файдалана ала. Моның өчен йорт төзелә торган җирне сертификат хуҗасы яки аның тормыш иптәше исеменә рәсмиләштерергә, аннары район башкарма комитетыннан йорт төзергә яки зурайтырга рөхсәт итүче документ алырга кирәк. Моннан тыш төзелешкә рөхсәт алган кеше йортның кадастр планын эшләткәннән соң 6 ай эчендә аны гаилә әгъзаларының барысы исеменә (балаларны да кертеп) гомуми милек итеп теркәтәчәге турында язмача йөкләмә алырга бурычлы. Шушы документлар эшләнгәч, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ана капиталына сертификат 2007 елдан соң туган икенче, өченче яки аннан соңгы балалар өчен бирелә. Арча районында аны алучылар саны 2773кә җиткән. Суммасы да 250 мең сумнан башланса, бүгенге көндә индексацияләнеп, 453026 сум булган. “Балага 3 яшь тулганчы ана капиталы акчасы алып, торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр Россельхозбанк, Саклык банкы, Автоградбанк, “Ак барс” банк һәм Татфондбанк белән эшли. Автоградбанк белән Саклык банкы вәкилләре сертификат тапшыру тантаналарында иганәче буларак та катнаша”, – ди Рузия Нурмөхәммәтова. Бу юлы да Саклык банкының Арчадагы өстәмә офисы җитәкчесе урынбасары Алевтина Мухина килгән иде. Ул тантанада катнашкан гаиләләр әгъзаларын ана капиталы акчасын алу тәртибе белән таныштырды, сертификат ияләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бу көнне ана капиталы сертификатын Штерәдән Лилия Гайфуллина, Түбән Атыдан Гүзәл Әхмәтвәлиева, Арчадан Рәзилә Хәйруллина, Лилия Муравчикова, Гөлгенә Сабирова, Чулпан Сабирова алды.
Пенсия фонды идарәсенең клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге баш белгече Гөлгенә Сабирова күпләргә таныш. Хәзерге вакытта ул өченче баласы белән дек-рет ялында. Бәхетле ана тантанага 13, 9 яшьлек өлкән балалары һәм әнисе Дания апа белән килгән иде.
– Йорт төзибез. Ана капиталын шуңа файдаланабыз, – ди 2 айлык нәниен күкрәгенә кысып Гөлгенә.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды XIV белем бирү форумына "Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы"
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары»бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр Халыкара Җәйге кампус-илнең иң масштаблы белем бирү проектларының берсе. 13 ел эчендә кампуста 3 000нән артык кеше катнашты, шул исәптән дөньяның 45 иленнән 520 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык эксперт һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге спикерлар. Быелгы Тема - »иҗат формуласы". Төп максат-студентларга шәхес үсеше, белемнәрен практик куллану һәм хәзерге икътисадый мәсьәләләрдә реаль бурычларны хәл итү өчен мөмкинлек бирү һәм социаль көн тәртибенә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз