Массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашу

2015 елның 22 мае, җомга
20 майда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм федераль басмаларның үз хәбәрчеләре белән очрашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 19 майда Татарстан матбугаты көне уңаеннан журналистларны кабул итте. Ул үзенең чыгышында матбугатның мөһим ролен билгеләп үтте, республиканың үсеш перспективалары турында сөйләде.
Фәрит Мөхәммәтшин озак еллар нәтиҗәле хезмәт иткән журналистларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында “Арча хәбәрләре” газетасының бүлек мөхәррире Ильяс Фәттахов та бар.
Шушы ук көнне “Корстон” күңел ачу үзәгендә “Бәллүр каләм” конкурсына йомгак ясалды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International