Күңеле һаман яшь

2015 елның 22 мае, җомга
Күңеле һаман яшь
Сугыш беткән көн аның хәтерендә бүген дә аермачык саклана. Онытылырлык та түгел шул, бу көнне аның мәктәп коллективы белән күрше авылларга кадәр барып, көне буе быргы кычкыртып йөри торгач, авызы ару гына түгел, авырта да башлый. “Шуннан соң атна буе авызга ризык каба алмадым, бик истә калды ул көн”, – дип сөйли 1945 елда Җиңү көненнән соң 4 көн узгач 10 яшен тутырган Әмир.
Сугыш аларның гаиләсенә дә бар булмышы белән кагыла. Сугышның башыннан ук китмәсә дә, өлкән улы белән бер вакытта фронтка алалар Шәяхмәт абыйны. Әтисе яраланып Казанга госпитальгә кайткач, әнисе белән аның янына барганын хәтерли Әмир абый. Шәяхмәт абый фронттан исән-сау кайта, тик өлкән улы гына мәңгелеккә ятып кала.
Әмир Шәяхмәтов – районда билгеле шәхес. Үзе җитәкләгән “Ладья” шахмат клубында узган ярышлар хакындагы язмалары газета битләрендә еш күренә. Аның белән аралашып яшәүчеләр Әмир абыйга 80 яшь тулганын белгәч, аптырап кала. Һәрвакыт өлгер (бер карасаң китапханәдә, икенчесендә клубта һ.б.), менә дигән хәтерле кешене бер дә өлкән итеп күрергә күнегелмәгән шул. Һаман эш белән мәшгуль ул. Эшләгәнгә – эш язган, ди өлкәннәр, бу сүзләр нәкъ менә аңа атап әйтелгән сыман.
9–10 яшеннән өлкәннәр янәшәсендә ат белән ындырга көлтә ташый, сука сукалый башлаган, үз сыерлары белән колхозда җир тырмалаган егеткә яше арта барган саен хезмәтнең саллысы эләгә. Балачагы сугыш, яшьлеге сугыштан соңгы авыр елларга туры килсә дә, белем алырга омтылуы, авырлыкларны да оныттырып, Арча педагогика училищесына алып килә Күкчә Бирәзә егетен. Укыган елларында чаңгы спортына булган мәхәббәте аны алдынгы чаңгычы итеп таныта. Сабакташлары – гомерләрен балаларга белем бирүгә, әдәбиятка багышлаган шәхесләр белән горурланып яши элеккеге мөгаллим. Үзе кебек активлар белән еш аралашып яши.
Әмир абыйның намуслы, тырыш хезмәтен санап бетергесез Мактау грамоталары раслый. Кайда гына булмасын, артыннан якты эзе, яшь буынга үрнәк итеп күрсәтерлек эше кала. Күлле-Киме мәктәбенә янкорма салуда аның хезмәте зур, Яңа Кишет мәктәбен төзетүдә башлап йөрүче генә түгел, башыннан ахырына кадәр үзәктә була. Ул елларда Яңа Кишет мәктәбе районда беренчеләрдән булып кабинетлы укыту системасына күчә, аннан соң берничә тапкыр яңа уку елына әзерлек буенча беренче урынны ала. 1978 елда мәктәп рес- публикада беренчеләрдән булып Жданов исемендәге колхоз хисабына көндез кайнар аш белән тәэмин ителә башлый. Тагын берничә елдан мәктәп яны участогында ашханә өчен яшелчә үстерү һәм йорт куяннары үрчетү башлангычы белән чыга коллектив. Мәктәпнең колхоз белән тыгыз элемтәдә яшәвен әле дә сагынып искә ала Әмир абый. Әлеге мәктәптә чирек гасыр директор булып эшләү дәверендә яңа мәктәп төзелә, сигезьеллыктан урта мәктәп статусына ирешә.
Шәяхмәтовлар гаиләсе – укытучылар династиясе. Әмир абый, хатыны – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә ханым белән кызлары Лилия һәм Миләүшәгә гомер биреп, үзләре үрнәгендә тәрбияләп үстерәләр. Туып берничә ай узуга әниләре белән мәктәп бусагасын “атлап” кергән кызлар (калдырырга кеше булмагач, кайчак үзләре белән дә алырга туры килә шул) ничек укытучы һөнәрен сайламасын инде!? Бүген Әмир абый Арчаның 2 нче мәктәбендә укытучы Лилиясе, Арча педагогика көллиятендә мөгаллимнәр әзерләүдә күп көч куючы Миләүшәсе һәм оныклары белән горурланып яши. Кызганыч, балаларының бүгенге уңышларын Диләрә апа гына күрә алмаган. Аның дөньядан китүенә 17 ел инде. Әмир абыйның янәшәсеннән инде 13 ел Рая ханым атлый.
Әмир Шәяхмәтовның спортка мәхәббәтенә гомер китабына өстәлгән еллар гына киртә була алмый. Күңел офыгындагы хыяллары еракка – шахмат клубында узачак ярышларга, клубка йөрүче яшьләрнең яулаячак уңышларына таба сузылган.
Розалия Зиннәтова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International