Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сәләтеңне үстермәсәң — югала
2015 елның 22 мае, җомга
Сәләтеңне үстермәсәң — югала
“Бу егет кебек талантлыларның тренеры була алырмынмы тагын? Мондыйлар булмас инде...” — диде Хәйдәр Зәйнуллин укучысы Айнур Зиннуров белән таныштырганда.
Айнурның беренче тапкыр шашка түгәрәгенә килгән чагын сөйләп китте: “Мин Арчаның 4нче мәктәбендә укыта идем, Айнур башлангыч сыйныфларда укый. Берәр көн кызыксынып килеп карап утырды да, үзен өйрәтүемне сорады. Шулкадәр үҗәтлек белән өйрәнде ул, кайчакларда кичкә кадәр уйнап утыра идек. Хәзер менә үзе мине өйрәтә”.
Айнурның, чыннан да, тренерын кайбер нечкәлекләргә өйрәтерлеге дә бар. Ул, ике ел элек Бөтенроссия күләмендәге ярышларда 1нче урынны алып, спорт остасы кандидаты нормативларын үтәде, ә узган ел Татарстан чемпионы булды, Татарстанның җыелма командасы составында Чиләбедә үткән Бөтенроссия ярышларында 3 урынны яулады. Аның уңышларын санап бетерерлек түгел! Республика ярышларында алдынгы урыннар яулаучы, теннис буенча район призчысы, дартс буенча 1 урын... “Айның өчтән бер өлешен ярышларда уздырам”, — ди. Ә уку? “Тырышам инде, кайткач көн–төн укыйм. Рәхмәт мәктәп җитәкчелегенә, миңа ярышларга барырга мөмкинлек тудыралар. Ә иң зур рәхмәтем — Хәйдәр абыйга. Әгәр ул этәргеч бирмәсә, бу уңышларга ирешә алмаган булыр идем”.
Спортның бар төре аның өчен “теш үтәрлек”. Әллә ничә төре белән шөгыльләнә: теннис, баскетбол, волейбол, чаңгы, йөгерү, дартс... Шашка буенча тәүге зур уңыш 10 яшендә килә Айнурга. Район күләмендәге ярышта өченче була ул. Шуннан китә инде: һәр ярышта чемпион. Әз генә җае чыктымы, шашка турында язылган китапларга чума. “Шашка уены уйнап карамаганда гына җиңел кебек күренә. Ә берничә йөрештән соң вариантлар күбәя. Шуңа күрә китап укып нечкәлекләрен өйрәнмичә булмый, сәләтеңне үстермәсәң — югала ул, — ди. — Элек “Колос” мәдәният йортында “Шашка һәркем өчен” дигән китап бар иде. Мин ул китаптагы һәр мәсьәләне чишеп чыктым. Аннан Хәйдәр абый Казанга Рәшит Нәҗметдиновның шашка–шахмат клубына алып барды. Аннан тагын да канатланып кайттым”.
Уенда гел спорт кына түгел егетнең. Укуда да алдынгылыкны бирми икән. Бирсә дә бирә бит сәләтне кешегә! 2012–2013 уку елыннан башлап Айнур төгәл фәннәрне дә, телне дә яхшы үзләштереп район олимпиадаларында да гел алдынгы урыннарны алып килә. Күптән түгел педагогика көллиятендә экология буенча район күләмендә узган “Фән һәм без” фәнни конференциясендә 1 урынга лаек булган.
— Олимпиадаларга җәй айларында әзерләнәм мин, – ди сигезенчедә укыганда ук кызыксынып БДИ тестларын чишкән егет. Яшьтәшләренә дә киңәше бар: “Имтиханнарга кадәр әле вакыт бар, укырга, әзерләнергә кирәк. Һәм югары белем алуга омтылырга”, — ди.
Олимпиада дигәннән, беренче тапкыр катнашуы 4нче сыйныфта укыганда була аның. Укытучысы математика фәненә мәхәббәт уяткач, күңелен гел шул фәнгә багышлап яши башлый. Беренче призлы урын алган елы 7 дә укыганда була. 6 балалы гаиләдә абый–апалары янында әвәрә килеп үскән егет 5 яшендә алфавитны һәм тапкыр- лау таблицасын өйрәнә. Берчак күңелен мәктәпкә барасы килү уе җилкетә башлый. Әнә шулай итеп 6 яше тулар–тулмас укырга керә ул. Инде Арчаның 2нче мәктәбе белән саубуллашыр көннәре дә кул сузымында гына.
Гел уйлануга, фикерләүгә генә корылган зиһеннең хыялларга бирелеп алырга да җае чыга кайчак. Ә хыяллар офыктагы алсу шәфәкъ сыман ымсындырып тора, гел алга әйди. Табиб булырга укырга керү һәм шашка буенча спорт остасы булу.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 00 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 10 июне
2026 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшен, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
8
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 9 июне
2026 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда - төнлә) көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз