Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кунаклар Арчада
2015 елның 22 мае, җомга
Кунаклар Арчада
Казанда барган өченче Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашучылар безнең Арча төбәгендә дә булып китте.
– Казанга һәм шушы форумга өченче тапкыр килүем, – ди Финляндиядән журналист Айла Амбайрак. – Ә Тукай яшәгән төбәктә беренче тапкыр. Бик күрәсем килгән иде. Без, Финляндиядә яшәүче татарлар, телебезне саклап калу буенча зур эш алып барабыз. Татар һәм дини мәктәпләр бар, “Яз” курслары эшли.
– Ә мин Татарстанда ел да диярлек булам. Татар-башкорт үзәге рәисе вазыйфаларын башкаручы буларак, татар балаларын Бөреледәге лагерьга алып киләм, “Язгы моңнар” татар халык ансамблен җитәклим, – ди Казахстаннан Эльвира Хәбибуллина.
– Татар телен Интернеттагы махсус курс буенча өйрәндем. Онытмас өчен шигырьләр ятлыйм, җырлар башкарам. Ирем Динар да җырчы. 2014 елда “Татар моңы” бәйгесендә җиңү яулады, – ди Санкт–Петербургтан Рената Байтемирова. – Ә мин Мәскәүдә үткән “Татар кызы” бәйгесендә катнашкан барлык 20 татар кызының кураторы булдым. Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасының Санкт– Петербургтагы даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов сезнең Арча ягыннан.
Киев татар җәмгыяте рәисе Римма Гыйз- зәтуллина безнең газета белән бәйле кызыклы мәгълүмат җиткерде.
– Без, татарлар, бергә ярдәмләшеп яшибез. Якташларыбызның даими хәлләрен белеп торабыз, – диде ул. – Беләсезме, 30нчы елларда Арча районында “Колхозга” газетасында эшләгән Мансура Ганиева сезнең районның Сеҗе авылыннан. Мансура Муса Җәлил турындагы үзенең язмасын аның үзенә җибәргән булган. Арчага килгәндә шагыйрь Муса Җәлил аның белән танышу өчен редакциягә кергән (шагыйрь, чыннан да, Арчада командировкада булган, бу хакта үзенең бер хатында язган). Ул өлкән яшьтәге ханымны күрермен дип уйлаган. Каршына гади генә киенгән, 14 яшьлек кыз бала килеп баскач, аптырап калган. 16 яше тулгач, Муса Җәлил Мансурага Мәскәүдә беренче ачылган коммунистик журналистика институтына юллама биргән. Сугыштан соң Мансура Ганиева Киевта яши. Гомер буе татар акценты белән сөйләште. Пенсиягә чыккач та 20 ел Киев журналистика институтында укытты. 95 яшендә вафат булды. Шулай ук композитор Фәрит Яруллинның кызы Наилә дә Киевта яши. Аның да хәлен белеп торабыз.
Шундый дәрәҗәле форум делегатлары арасында Арчадан Факия Шәрәфетдинова белән Халидә Фәйзрахманованы күрү горурлык уятты. Алар алган тәэсирләре белән бик теләп уртаклашты.
Кунаклар Арча педагогика көллиятендә булды, “Әлифба” музеен карады, “Тылсым” курчак театры, “Оста куллар” күргәзмәсе, “Халкымның күңел бизәкләре” остаханәсе эше, “Гөлстан” әйдәманнар клубы эшчәнлеге белән танышты, актлар залында студентлар көче белән куелган концерт карады. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов, педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова сәламләде. Соңыннан кунаклар Яңа Кырлайга Габдулла Тукай әдәби музей комплексына юл алды.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды XIV белем бирү форумына "Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы"
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары»бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр Халыкара Җәйге кампус-илнең иң масштаблы белем бирү проектларының берсе. 13 ел эчендә кампуста 3 000нән артык кеше катнашты, шул исәптән дөньяның 45 иленнән 520 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык эксперт һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге спикерлар. Быелгы Тема - »иҗат формуласы". Төп максат-студентларга шәхес үсеше, белемнәрен практик куллану һәм хәзерге икътисадый мәсьәләләрдә реаль бурычларны хәл итү өчен мөмкинлек бирү һәм социаль көн тәртибенә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз