Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кандидатларны сайлаучылар бәяли
2015 елның 22 мае, җомга
Кандидатларны сайлаучылар бәяли
12 майда иҗтимагый оешмалар Президент праймеризында катнашу өчен кандидатлар күрсәтүгә старт бирелү турында игълан иттеләр.
Аннан соң берничә иҗтимагый оешма Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына республиканың хәзерге лидеры Рөстәм Нургали улы Миңнехановны күрсәтү турында карар кабул итте.
Җәмәгатьчеләр республиканың омтылышлы үсеше һәм Татарстанның лидерлык күрсәткечләре нигездә Рөстәм Миңнеханов хезмәте икәнлеген билгеләп үтәләр. Шулай итеп, иҗтимагый оешмалар Рөстәм Миңнехановка ышаныч күрсәтәләр, аның республиканы үстерүгә юнәлдерелгән стратегия- сен хуплыйлар.
Кандидатларны күрсәтү 13 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Кандидатларны “Бердәм Россия” партиясе белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән иҗтимагый оешмалар күрсәтә ала. Шулай ук праймеризда үз-үзен күрсәтүчеләр дә катнашырга мөмкин.
Татарстан югары хезмәт башкаручы зат вазыйфасына кандидат күрсәтү өчен партия эчендә алдан тавыш бирүне оештыручы җәмәгатьчеләр булган беренче регион булды.
Праймериз (инглизчәдән, башлангыч сайлаулар дигәнне аңлата) – сәяси партиядән бердәм кандидат сайлана торган сайлау төре. Аннан соң сайланган кандидатлар арасында гадәти тавыш бирү үткәрелә. Праймеризның мәгънәсе бер партиядән булган кандидатларның төп сайлауларда бер–берсенең тавышларын “тартып алуына” юл куймауда.
Праймериз АКШта еш, башка илләрдә сирәгрәк кулланыла.
2007 елда “Бердәм Россия” партиясе Россиядә беренче тапкыр эчке партия праймеризы үткәрде. Партиянең Татарстан төбәк бүлегендә партия эчендә алдан тавыш бирү беренче тапкыр 2011 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе вакытында кулланылды. 2014 елның апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар алдыннан үткәрелде.
Партия эчендә алдан тавыш бирүне “Бердәм Россия” партиясе генә куллана.
Быел җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына сайлауларга кандидатларны алдан сайлап алу киң күләмдә үтә. 20 майда шундый очрашу җыелышы Үрнәк авыл җирлегендә узды. Әлеге авыл җирлеге Советына 10 депутат сайланачак. Менә шушы мандатларга дәгъва итүче 15 кеше исемлеккә кертелгән. Шулар арасыннан Илгиз Камалетдинов, Фәнис Тимашев, Рамил Мөхәмәдияров үзләренең программалары белән чыгыш ясадылар.
Соңыннан яшерен тавыш бирү үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган 10 кеше сайлауларда кандидат булып катнашачак.
Ильяс Фәттахов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз