Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Эшче һөнәр ияләре дәрәҗәле
2015 елның 27 мае, чәршәмбе
Эшче һөнәр ияләре дәрәҗәле
Бер безнең районда гына түгел, Татарстанның хезмәт базарында да бүген гади һөнәр белгечләре – токарьлар, слесарьлар, ташчылар, бетончылар, фрезерчылар, авыл хуҗалыгында савымчылар, агрономнар, механизаторлар, ветеринария табиблары җитешми. Хезмәт кешесенең дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрне җитештерү предприятиеләренә тарту – менә бүгенге көн проблемасы.
Шуны күздә тотып үткәрелә дә инде эшче һөнәрләр буенча ачык милли чемпионат. Узган ел да Казанда 400дән артык егет һәм кыз 35 төрле эшче һөнәр буенча осталыкларын сынады. Быел урта махсус уку йортларында белем алучы егетләр һәм кызлар яңадан Казанга эшче һөнәрләр буенча өченче ачык милли чемпионатка җыелды.
Чемпионатның төп чаралары “Казан” ярминкәсе күргәзмә үзәгендә үтте. Биредә Татарстан районнары имтихан тотты. Һәр район үз төбәгенең бизәге булган эшче һөнәрләр буенча күргәзмә оештыр- ган иде.
Безнең Арча ягы читек, түбәтәйләре белән Татарстан, Россиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә таныш. Бу юлы да милли бизәкләр төшерелгән искиткеч матур читекләр, чүәкләр, татар халкының милли киемнәре күпләрне сокландырды.
Илсөя Әхмәдиева 10нчы сыйныфтан бирле чүәк чигә. Озак еллар милли аяк киемнәре фабрикасында эшли, аннан соң да бу һөнәрен югалтмый. Айрат Солтанов җитәкләгән кечерәк кенә бер оешмада чүәк, читек, түбәтәйләр, сумкалар кисә, тегә, төпли, чигә.
Оста барда, телең тый, диләр. Осталар тәкъдим иткән эшләрне күреп, болай да телсез каласың. Шунысы сөендерә, әлеге һөнәрләр серләренә укытучылар балаларны мәктәптә үк төшендерә.
– Технология дәресләрендә чигәргә, кул эшләренә дә өйрәтәбез, – ди Арчаның икенче мәктәбенең технология укытучысы Гөлназ Ибраһимова. – Мәктәп яшеннән үк алар түбәтәйләр, күзлек, бизәнү әйберләре савытлары, мәктәпнең курайчылар ансамбле өчен татар милли киемнәре, камзуллар тегәләр, чигәләр.
Арчаның җиденче мәктәбе укытучысы Альбина Зыятдинова мөселман кызлары өчен үз стиле, үз дизайны белән яулыклар, калфаклар тегә. Матур, үзенчәлекле. Үз тәҗрибәсен балалар белән дә уртаклаша. “Түгәрәк алып барам. Балалар бик теләп шөгыльләнә. Аларда эшче һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләүнең бер төре дә бу, – ди ул. Барлык концерт костюмнары да Альбинаның иҗат җимешләре. Мәктәптә (бу мәктәпнең укучылар һәм укытучылар коллективы район күләмендә оештырылган концерт–спектакльләрдә актив катнаша) шундый оста куллар булу үзе зур хәзинә.
Иске Кырлай мәктәбенең тарих укытучысы Гөлназ Хәбибуллина кәгазьдән ниләр генә ясамаган – Сөембикә манарасы, Казан Кремле, Арча һәм Татарстан герблары… Ә сәйләннән ясалган чәчәкләрне чын диярсең.
– Мәктәптә 8–12 яшьлек балалар өчен түгәрәк алып барам. Аларны да шушы эшләрнең серенә төшендерәм, – ди ул.
Педагогика көллиятененең сәнгать укытучысы Алия Фаздалова сувенир сабыннар ясау белән шөгыльләнә икән. Яңа Чүриледән Ильяс Халитов кошлары, кайда гына булмасын, шунда ук игътибарны үзенә җәлеп итә.
Арча агросәнәгать көллияте эшче һөнәрләргә өйрәтүче уку йорты. Менә анда инде ул осталар. Бу юлы да тимердән күп төрле кул эшләре тәкъдим иттеләр. Умартачы Ядкәр Мөхәммәдиев бал продуктларын, сәнгать мәктәбе укытучысы Нияз Миннемуллин агачтан эшләнмәләрне күргәзмәгә куйган. Арча районы “төзегән” йорт бизәге булып Арча Укучылар сарае (җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин) алып килгән ат макеты тора. Арча үзешчәннәре чыгышы исә бу хозурлыкка ямь өстәде.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды XIV белем бирү форумына "Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы"
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары»бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр Халыкара Җәйге кампус-илнең иң масштаблы белем бирү проектларының берсе. 13 ел эчендә кампуста 3 000нән артык кеше катнашты, шул исәптән дөньяның 45 иленнән 520 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык эксперт һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге спикерлар. Быелгы Тема - »иҗат формуласы". Төп максат-студентларга шәхес үсеше, белемнәрен практик куллану һәм хәзерге икътисадый мәсьәләләрдә реаль бурычларны хәл итү өчен мөмкинлек бирү һәм социаль көн тәртибенә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз