Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Анда — тынлык
2015 елның 27 мае, чәршәмбе
Анда — тынлык
Алар педагогика көллиятенә нәкъ вакытында — 8 май көнне ветераннар катнашында баручы бәйрәмгә кайтып төште. Сугыш узган җирләрдән әйләнеп кайткан студентларга шул тәэсирләр йогынтысында өлкән буын вәкилләре белән очрашу, күңелләрендә алып кайткан хис–кичерешләрен алар белән уртаклашу көллият тарихы өчен дә кадерле минутлар булды.
Алар дигәнем — Арча педагогика көллиятенең “Прометей” отряды әгъзалары — 4 егет, ике кыз һәм командирлары Илһам Низаметдинов — 26 апрельдән 7 майга кадәр Түбән Новгород өлкәсендәге “Үлем үзәне”ндә булып кайтты. Илһам Борһан улы бу изге эш белән ике дистә елдан артык шөгыльләнә инде. Туксанынчы елларда анда берничә тапкыр булган Илһам Борһан улы. Җитәкче белән әнә шул сәяхәтләр турында әңгәмә кордык.
— Анда бүгенге көндә ачыкланмаган 150 меңләп кешенең сөяге ята. Бу җирдә 1942 елда Ленинград блокадасындагыларны коткарганда чолганышта калган сугышчылар башын салган. Безнең солдатларны шартлаулардан барлыкка килгән зур чокырларга күмгәннәр, — дип сөйләп китте ул. — Бу сәфәргә киткәнче мин шул урында булган эзтабарларның истәлекләрен укыган идем. Алар әлеге җирдә төрле могҗизаларга таруларын язалар. Чыннан да, ул урында мохит үзгә, тынлык. Анда солдатларның рухлары белән сөйләшеп йөргән кебек буласың. Әйтик, тимер белән җиргә төртеп барганда, “Солдат, синең җиргә лаеклы җирләнергә хакың бар, үзеңне күрсәт безгә”, — дип аз гына баруга, таяк сөяккә төртелә... Әйтерсең, солдат үзен шулай белгертә. Эзтабарларның күбесе бу урынның гадәти түгеллеген әйтә. Биредә булган кешенең тормышы икегә бүленә: үзәнлектә булганчы һәм анда булып кайткач яши башлау.
— Быел эзләнүләрегезнең нәтиҗәсе бармы?
— Чагыштыру өчен мисал китерәм, 1994 елда 28 кеше сөяге тапкан булсак, быел 5не табуга ирештек. “Соңгы ике елда сөякләр нык кимеде, кинәт череделәр бугай. 73 ел вакыт узган бит”, — ди “Долина” музее җитәкчесе. Әйтик, гадәти тоткалы пакетка элек бер кешенең сөяге сыйса, хәзер биш кешенеке сый-ды. Ул сөякләр Мясной Бор янындагы туганнар каберлегенә җирләнә. Һәр елны шулай экспедиция ахырында үзебез тапкан сөякләрне соңгы юлга озатыша идек. Әгәр сөяк белән бергә медальон да табылган икән, андыйлар аерым кабергә җирләнә. Без уздырган экспедиция- ләрдә барлыгы 200ләп солдат калдыгы һәм 4 медальон табылды.
— Эш барышында сөякләрне тапкач, күңелегезне нинди хисләр биләп ала?
— Ул гадәти эш кебек кабул ителә. Игелек- ле хезмәтеңнән канәгатьләнү алу кебек. Алар да башка сугышчылар кебек күмелергә лаек- лы дип куанабыз. 1992 елда экспедиция вакытында бер кыз: “Волхово сазлыклары җанны чистарта”, — дип әйткән иде. Безнең эзләнүләребезнең нәтиҗәсе турында 9 май көнне Россия каналындагы фильмда да күрсәтелде. Хыялыбызга киртә куймыйча, экспедицияне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен директор Гөлнара Гарипова җитәкчелегендәге көллият коллективына, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриевка, безгә матди һәм рухи ярдәм күрсәткән һәр оешма җитәкчесенә, шәхси эшмәкәрләргә рәхмәтебезне җиткерәбез.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 00 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 10 июне
2026 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшен, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
8
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 9 июне
2026 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда - төнлә) көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз