Асфальтка рәсем ясау конкурсы

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
22 майда Арча Укучылар сарае каршындагы асфальт төрле төстәге сүрәтләр белән бизәлде. Биредә ел саен район күләмендә уза торган асфальтка рәсем ясау конкурсы булды.
Темалар дүрт юнәлештә иде: Әдәбият елына, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, Парк һәм скверлар елына багышланган һәм ЮХИДИ белән берлектә юл йөрү кагыйдәләре буенча.
Район җирлегендәге мәктәпләрдә укучы сәләтле балалар өч төрле яшь юнәлешендә: 7–8, 10–13 һәм 14–18 яшьлекләр көч сынашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International