9 май көнне туган

2015 елның 29 мае, җомга
9 май көнне туган
Нурмөхәммәтовлар гаиләсе өчен 9 май – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршы алган көн икеләтә бәйрәмгә әверелде. Алар гаиләсендә булачак батыр егет Ранис дөньяга килде.
– Безнең гаиләдә бәйрәм көнендә туу традициягә әйләнеп бара, ахры, – ди яшь әтинең әнисе Миләүшә ханым. – Минем үземнең дә туган көнем 8 март – хатын–кызлар көнендә.
Ләйсән белән Фәнис Нурмөхәммәтовлар 2013 елның 7 сентябрендә өйләнешә. Фәнис саклык банкында менеджер, Ләйсән “Казан арты” тарих–этнография музеенда эшли.
– Ләйсән банкка кергән иде. Шунда күреп алдым. 11 ай очрашып йөргәннән соң кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым, – ди Фәнис. – Менә хәзер тормышыбыз түгәрәкләнде, улыбыз туды.
Миләүшәнең бер бала булып, беренче оныгы туса, Мәүҗүдә һәм Рәшит Сабировларның Ләйсәннән тыш тагын бер кызлары – Лилияләре һәм ике оныклары бар.
– Баланың баласы балдан татлы, диләр. Барысы да безнең өчен бик кадерле. Сау-сәламәт, игелекле балалар булсыннар, әти-әниләре тигезлек белән үстерсен, – диләр алар.
Менә ишектән бала күтәргән өлкән шәфкать туташы белән Ләйсән күренде. Яшь ананы беренче булып ире Фәнис каршылады. Ул кулына тапшырылган зәңгәрсу одеялга төрелгән сабыена сокланып һәм яратып бик озак карап торды. Аннан күзләрен чәчәкләр эчендә калган хатынына төбәде һәм аңа рәхмәтен белдерде.
– Сезне чын күңелдән бүгенге истәлекле вакыйга белән котлыйбыз һәм тантаналы шартларда туу турындагы таныклык тапшырабыз, – диделәр ЗАГС бүлегеннән Фәридә Бәхтиярова белән Гөлназ Маркелова.
Алар район җитәкчесе исеменнән егеткә егетләрчә бүләк – зур уенчык машина да бирделәр.
– Безнең Ранис Җиңү көнендә туды, димәк, чын кеше булачак. Матур, батыр булып үссен, гамәлләре белән әти–әнисен сөендерсен, – диде соңыннан Ләйсәннең апасы Лилия.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International