Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Балаларыма бирдем бөтен назымны
2015 елның 29 мае, җомга
Балаларыма бирдем бөтен назымны
Әнисе баласын язмыш кочагына ташлап, икенче ир белән Үзбәкстан якларына чыгып киткәндә, Марзияга нибары биш яшь була. 11 елдан соң кайта ул кызын алырга.
Бервакыт чиләк–көянтәсен асып, су алып кайтып килүче кыз үги әнисенең чит хатын белән басып торуын ерактан ук шәйләп ала. Алар белән тигезләшкәч, Марзияның сораулы карашын күреп Галиябану апа: “Менә, кызым, бу синең үз әниең була инде. Сине алыр-га кайткан”, – ди. Үзе күзләрен төбәп сабыеның җавабын көтә. Әнисе белән китеп барса, ничек кичерер? Үз баласы кебек якын күрә бит ул аны. “Минем әнием бер генә. Үстергән әнием”, – дип янына килеп баскач кына җиңел сулап куя ана.
Галиябану Арсаеваны 95 яшьлек юбилее белән котларга ул көнне үзе дә өлкән яшьтәге Марзия апа да, Буадан, Әтнәдән, Арчадан балалары, туганнары да килгән иде. “Менә минем бәхетем, шатлыгым, ышанычым, таянычым, – диде Галиябану апа үзен урап алган балаларына күрсәтеп. – Хәзер кадерле кеше булып, берсеннән-берсенә кунакка гына йөрим, Аллага шөкер”. Әйе, аның бүгенге көне бик бәхетле. Шушындый матур, рәхәт тормышта яшәве белән бәхетле ул.
Әнә үзен район җитәкчесе Илшат Нуриев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев олылап юбилее белән котларга килгән. Бүләгеннән бигрәк өлкәннәр өчен ихтирамы кыйммәт. Бер гасыр- га якын яшәү дәверендә ул нинди генә авырлыклар кичермәгән, заманында утны да, суны да кичкән.
Әтнәдә алты балалы гаиләдә туып–үсә Галиябану апа. Таза, нык гәүдәле кызның бар эшкә дә кулы бара. Колхозга да беренчеләрдән булып керә ул. 21 яшендә үзен кырчылык бригадиры итеп куялар. Аннан сугыш башлана.
– Кәүсәрияне ФЗӨгә, Әхмәтгали абыйны хәрби хезмәткә, мине Буа районына окоп казырга алдылар. Олы яшьтәге әтине дә шунда җибәрергә булганнар. “Казларны гына суеп китим. Иртәгә килермен”, – дигән өчен аны өч елга төрмәгә алып киттеләр. Өч айдан вафат булган. Бу турыда бер кешедән ишеттек. Бардык. Тик безгә гәүдәсен дә бирмәделәр, – ди Галиябану апа.
Ул башта окоп казуда була, аннан урман кисәргә җибәрәләр. Анда күргәннәрен әле дә күз яшьләренә буылып сөйли ул.
– Ат җиктем мин. Берзаман алар да тәмам аңгырайдылар, күтәрәмгә калдылар, үлә башладылар. Без үзебез дә ачтан тилмердек. 5 кубометр агач кисеп бетерә алмаган көнне икмәк тә бирмиләр иде. Бәхетебезгә, Суыксу дигән авылда бик яхшы әбидә фатирда тордык. Ул безне качырып ашата иде. Кырга да биреп җибәргәләде.
Сугыш тәмамлангач кына кайта Галиябану апа. Озакламый аны сугыштан бер аяксыз кайткан, биш яшьлек баласы булган Абдуллага димлиләр. 1948 елда өйләнешәләр. Яңа Мәңгәргә кечкенә генә йортка, авыр тормышлы гаиләгә килен булып төшә ул. Мәшәкатьләр тагын да өстәлә. Үзе берничә урында эшли, иренә булыша, гаиләне алып бара. “Әти протез белән дә азапланып йөрде. Шуңа барлык авырлык әни җилкәсенә төште. Әни клубта эшләгәндә 4әр машина утын кайтарып аударалар иде. Без җыелышып шуны кул белән кисәбез, әни яра”, – диләр кызлары.
Галиябану апа Абдулла абый белән 17 ел гына яшәргә өлгерә. 1965 елда ире вафат була. Тугыз бала белән (тугызынчысына йөкле була) бер ялгызы кала.
– Ничекләр түзгәнмендер, хәзер үзем дә аптырыйм. Эш белгән кулларыма рәхмәтлемен. Бәйләдем дә бәйләдем. Балаларыма да, сатарга да. Оекбашлар да, шәл дә. Шул ачлыктан коткарды безне. Шәлне – 70, оекбашларны 92 яшемә кадәр бәйләдем. Әле дә эшләр идем дә, бармаклар тыңламый шул, – ди юбиляр.
Хәзер янына җыелган балаларына карый да (кызганыч, Таһиры исән түгел, 2009 елда вафат булган) сөенеп туя алмый Галиябану апа. Менә ул ана бәхете нинди була!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз