Әтнәлеләр Урта Бирәзәдә нишләп йөри

2015 елның 29 мае, җомга
Әтнәлеләр Урта Бирәзәдә нишләп йөри
Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова: – Урта Бирәзәнең иске фермалары янына чүп ташлыйлар, – дип күңеле әрнеп сөйләде. – Йөк машинасы белән Арчадан килеп аударалар. Юл буена “Чүп ташлау тыела” дип язып та куйган идек, аны да юкка чыгардылар. Тагын ясаттым. Кичә машина номерларына кадәр кесә телефонына төшереп алдым. Бер олау машина терлек тиреләренә кадәр ташлаганнар. Заготконтора эшеме бу, әллә тире җыючыларныкымы? Берьюлы шунда пакеттагы чүпне актарып карадым: язулары Әтнә заготконторасыныкы булып чыкты. Редакцияләренә шалтыратып әйттем. Сезгә редакциягә килүем дә шуның өчен: Арча халкын газета аша тәртипкә китереп булмасмы икән?! Югыйсә, чүпне Арчадагы полигонга илтсәләр була бит!
Илфира ханым белән Урта Бирәзәгә киттек. Әтнә ягына баручы олы юлдан Урта Бирәзәгә таба борылдык. Асфальт юлдан рәхәт кенә тибрәлеп барабыз. Авылга кергәндә сул якта зират кала. Узган ел көзен зираттагы 1000ләп карт агачны кискәннәр. Менә шуны урнаштырып бетереп, зиратны койма белән әйләндереп аласы бар. 1654 елгы кабер ташын табып алулары авылның зур тарихы барлыгын күрсәтә. Мәчет яныннан үткәндә Илфира ханым:
– Сәдака акчасы шактый җыела, – дип сөенеп әйтеп куйды. – Авыл халкы гына түгел, кунакка кайтучылар да юмарт безнең.
Кибетнең ишеге төбенә кадәр ачып куелган. Кибет ул авыл халкын очраштыручы бер үзәк булып тора.
– Безнең кайната Абдулла кибетче булып эшләде. Кечкенә авыл булса да, сату әйбәт безнең, дияр иде, – дип, Илфира ханым монда сәүдәнең электән яхшы икәнен әйтте.
Авыл буйлап барганда һәрнәрсәгә күз төшә. Шуны сизгәндәй юлдашым:
– Мәктәп төзетә алдык. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлебез дә матур, – диде. – Тик менә клубыбыз бик иске, XIX гасырда төзелгән бина ул. Ничек кенә яңа клублы буласы инде.
Авылдагы асфальт (бу авыл халкы өчен зур бәхет!) авылдашлары, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов тырышлыгы белән салынган, абыйсы Альберт Фәйзрахманов “Востокгазтрансстрой” җитәкчесе булып эшләгәндә авылга беренчеләрдән булып газ кергән, асфальт җәяр алдыннан хуҗалык- ларга су үткәрелгән.
Быел гыйнварда Айдар Фәйзрахмановка 60 яшь тулды. Казанга юбилеена Илфира ханым 29 авылдашын алып бара, күңелле сюрприз ясый. Җырчы авылдашларын күргәч, бик сөенә. Ул авылдагы төп йортны дача итеп тота. Атна саен кайтып йөри икән.
Су буйларына төшеп киттек. Кайчандыр алабута, кычыткан баскан буш нигезләрдә өр-яңа зур йортлар калкып чыга башлаган. Табигатьнең иң гүзәл чагы. Сандугачлар сайрый. Ямь-яшел чирәм өстенә сап-сары тузганак чәчәкләре сибелгән. Юлыбыз чишмәләргә илтте. Менә монысы “Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмильнең әтисе, шушы авылда туган Рамил Гариповның матди ярдәме белән эшләнгән чишмә, бераз баргач, икенчесе – Эмильнең үзе эшләткән чишмә.
– Безнең авылга чишмәгә Арча халкы бик килә, – дип сөйләде Илфира ханым. – Кайберләре бер уңайдан ферма артына чүбен дә ташлап китә.
Авылга килүгә иң башта ферма янындагы чүплекне караган идек. Әле кайчан гына 1 гектарлап җирне биләп торган чүплекне юкка чыгарганнар диярлек. Урынына матур булып чирәм үскән. Әмма яңаларның өстәлеп торуы җанны әрнетә. Авылның үзенә зур чүп контейнерлары куелган. Махсус чүп урыннары бар. Ә менә теләсә кайда машина белән чүп ташлау – монысы инде бернинди кысаларга да сыймый. Урта Бирәзәдә яшәүче Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова бигрәк тә Арча халкына мөрәҗәгать итә. Барыбер дә аның бер чиге була. Закон бозучыларга штрафлар каты.
Румия Саттарова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International