ЮХИДИ хәбәр итә

2015 елның 29 мае, җомга
Май аенда ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан 618 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. Шуларның 226сы тизлекне арттыру, 98е – укылмый торган номерлар белән юлга чыгу, 129ы – куркынычсызлык каешын такмыйча, 31е балаларны махсус креслосыз йөртү, 17се – тиешсез урында каршы як полосага узарга чыгу. Алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утырып юлга чыгу очраклары да бу айда артып киткән. 1 – 10 май арасында гына да шундый 9 кеше тоткарланган. Алар хәзер суд карары нигезендә ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукы биргән таныклыксыз кала һәм 30 мең сум күләмендә штраф түли.
Май аенда юл һәлакәте саны да 46 булган. Бәхеткә, күбесе транспортка зыян килү белән генә тәмамланган. Әмма кайберләрендә тән җәрәхәтләре алу очраклары да булган. Кызганыч, барысы да исереклек аркасында килеп чыккан. 1 майда 1990 елгы исерек хәлдәге җәяүлене машина бәрдерә. 4 майда Иске Иябаш турысында “ВАЗ – 2110” автомобиле юл кырыена әйләнә. Машинада өч егет була. Машина йөртү хокукы биргән таныклыгы булмаган килеш исерек хәлдә руль артына утырганы 10 тәүлеккә кулга алына. 8 майда да алкогольле эчемлек кулланып юлга чыккан шофер гаебе белән авария була. Ул каршы яктан килгән машинага юл бирмичә борылышка керә һәм, нәтиҗәдә, ике машина бәрелешә. Пассажирлар зыян күрә. 20 майда Зур Бирәзә тавында исерек шофер идарә иткән сөт ташучы машина каршы як полосага узарга чыга, дистанцияне сакламыйча алдагы җиңел автомобиль алдына килеп керә һәм аны юл кырыена төртеп төшерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International