“Нечкәбил–2015” бәйгесендә катнашыгыз.

2015 елның 29 мае, җомга
“Нечкәбил–2015” бәйгесендә катнашыгыз.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ХIнче тапкыр “Нечкәбил–2015” республика бәйгесе үткәрелә. Ул 27–30 майда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Балачак дөньясы” күргәзмәсе кысаларында старт ала. Сайлап алу турлары 15 июньнән 26 июньгә кадәр бара. Безнең Арча районыннан бәйгедә катнашырга теләк белдергән нечкәбилләр өчен ул 25–26 июньдә Татарстан халыклары дуслыгы йортында була. Ярымфиналы 6 сентябрьдә, финалы 28 ноябрьдә. Гүзәл әниләр, гаиләләрегез белән әлеге бәйгедә катнаша аласыз. Гаризалар кабул ителә (www.nechkebil.ru яки 8(843)205–58–08).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International