Редакциягә Якты көн авылыннан Венера Шакирова шалтыратты

2015 елның 29 мае, җомга
Редакциягә Якты көн авылыннан Венера Шакирова шалтыратты.
– Хат язып тормыйм инде, әйтәсе килгән сүземне телефон аша гына хәбәр итәм, – диде ул. – 1 майда һәркем зиратка барып, якыннарының каберен чистартты. 9 майда кич белән авыл халкы бердәм зиратның буш урыннарын, исемсез һәм караучысыз каберләрне тәртипкә китерде. Яшьләргә ис-акылым китте. Берәү дә бәйрәм итәсе, шашлык пешерәсе бар дип килми калмады. Кеше күп булгач, кыска гына вакыт эчендә зиратны ялт иттереп куйдык. Бу изге урынны без һаман карап торабыз. Моннан берничә ел элек акча җыеп, зиратның коймаларын эшләттек. Шушы хәлләргә куанып шалтыратуым сезгә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International