Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бергәлектә көч
2015 елның 29 мае, җомга
Бергәлектә көч
Казанда 2015 елның апрелендә иҗтимагый оешмаларның “Президент белән бергә” форумы булды. Татарстанда “Президент белән бергә” дигән республикакүләм иҗтимагый хәрәкәт эшли башлады. Аның төп максаты – татарстанлыларның, Президент Рөстәм Миңнеханов инициативаларын һәм социаль программаларын тормышка ашыруга теләктәшлек белдереп, республика үсешендә катнашуы.
“Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте безнең районда да оешты. Аның җитәкчесе – Руслан Сафин. Руслан Арча педагогика көллиятен тәмамлаган егет. Мурманскида хәрби диңгез флотында армия хезмәте үткән. Читтән торып югары белем алган. Биектауда “Кос-тер” республика үзәген җитәкләгән. Бер ел инде менә Арчада. Казанда туса да, хәзер Арчада яши. Бүген районда җәмәгать тәртибе буенча “Форпост” яшьләр үзәген җитәкли. Күптән түгел Арча мәйданына 300ләп егет һәм кызны җыеп, флешмоб-батл оештырды. Аны Руслан үзе алып барды. Яшьләр сәгать буе бертуктамый биеде. Бергәлектә көч дигәндәй, бик канәгать булдылар. Бу үзенә күрә сәламәтлек тә, үзара аралашу, туплану һәм яңа эшләргә кәеф күтәренкелеге дә. Президент Рөстәм Миңнеханов 20 май көнне уздырылган журналистлар белән очрашуда болай диде: “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте – ул республика үсешенә битараф булмаган, аны алдынгы, тагын да уңайлы итәргә теләгән кешеләр. Без аларга моның өчен бик рәхмәтле. Бу бик позитив хәрәкәт”.
– “Президент белән бергә!” иҗтимагый хәрәкәткә яшьләр оешмалары гына түгел, шулай ук балалар һәм ветераннар оешмалары да керә, – ди Руслан Сафин. – Теләге булган һәркем хәрәкәткә кушыла ала.
Бу көннәрдә алар балалар һәм яшьләр өчен “Пятница” тайм-кафесы эшләү белән мәшгуль. Монда спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке тарту тыелачак. Яшьләр вакытларын кызыклы һәм файдалы үткәрәчәк.
– Бу мәсьәләне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев белән очрашуда студентлар күтәреп чыкты, – дип сөйли Руслан. – Студентлар арасыннан Динә Мамаделеева бу кафены булдыруда бик теләп булыша.
27 майда кичке сәгать 7ләрдә Арчаның күпфункцияле үзәгенә барып килдем. Яшьләр мәш килеп, “Пятница” тайм-кафесын эшлиләр. Руслан Сафин, балигъ яшенә җитмәгән балалар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Лилия Завялова да яшүсмерләр белән шунда. Ирек- ле “Волонтер” үзәге җитәкчесе, Арча педагогика көллияте студенты Рамилә Диярова үзе белән бер төркем волонтерларны алып килгән.
– Кичегезне әрәм итеп, бушка эшлисегез киләме? – дип сорыйм.
– Нишләп кичләребез әрәм булсын, үзебез өчен ич, файдалы эш башкарабыз лабаса! – дип шаулашты алар.
– Бүген без Арча кызы Ләйсәнне дәвалау өчен хәйрия концертлары да оештырабыз, – дип сөйләде активист Зөһрә Ситдыйкова. – Балаларны тернәкләндерү үзәгендә дә, өлкәннәр янында да булабыз. Мәрхәмәтлек акцияләре һәм төрле чаралар оештырып, Президент Рөстәм Миңнехановның инициативаларына һәм программаларына теләктәшлек белдерәбез, халыкка якынрак булабыз, республика үсешендә катнашабыз.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз