Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Табигать кочагында
2015 елның 29 мае, җомга
Табигать кочагында
Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан яшел ял зоналарын төзекләндерүдә күләме һәм нияте буенча гаять зур программа тормышка ашырыла.
Республика Президенты күзаллавынча, парк һәм скверларны төзекләндерү кешеләрдә ял итүнең яңа культурасын формалаштырырга тиеш. Һәркем күңеленә хуш килерлек шөгыль таба алырлык шартлар тудыру мөһим. Табигать кочагындагы ялның өстенлекләрен шәһәр уңайлыклары белән берләштергәч, яшел зоналар яңа иҗтимагый тормыш учагына әвереләчәк.
Март аенда Рөстәм Миңнехановка республика башкаласының парк зоналарын төзекләндерү проектлары тәкъдим ителде. Президент бу идеяләрне хуплады, әмма, үзгәртеп коруга керешкәнче, аларны халык белән тикшерер- гә кушты. Проектларны җәмәгать тикшерүләре башланды инде.
2015 елда барысы 160 парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырыла. Әлеге максатларга республика бюджетыннан шәһәр һәм районнарга 1 миллиард сум акча бирелә. Булган яшел зоналарны тәртипкә китерү һәм 800 гектарда яңаларын булдыру планлаштырыла.
– Президентыбыз 2015 елны республикада Парклар һәм скверлар елы дип игълан иткәч тә без шәһәрдәге яшел зоналарны тагын бер тапкыр барлап чыктык, – ди Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев. – Алар әлегә барысы 14, предприятие, оешма, учреждениеләрне җаваплы итеп беркеттек. Һәркайсы күпмедер күләмдә эш башкарды инде. Шулай да, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, ветеринария берләшмәсе, “Айракс”, “Круг” ширкәтләрен, ЗУЭС коллективын, “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбен, социаль–гуманитар академия филиалын аерым билгеләп үтәсе килә.
– Яшел зоналар арасында, билгеле, “Стадион” паркы үзенең зурлыгы, әһәмияте белән аерылып тора, – дип дәвам итте Рафил Рәис улы. – Минем республика районнарында, Россиянең төрле төбәкләрендә федераль Сабантуйларда булганым бар, аларның берсендә дә Сабантуйга яраклаштырылган файдалану мөмкинлекләре зур булган мондый стадион юк.
– Сабантуй димәктән, бу көннәрдә редакция телефоннары еш чылтырый, стадион өчен кемгәдер зур суммада аренда түләргә кирәк икән, диләр...
– Безгә дә шалтыраткалыйлар. Берәү дә борчылмасын – стадион да (4,5 гектар), ипподром да “Арча муниципаль район” муниципаль берәмлеге милке, халык байлыгы. Стадиондагы корылмалар, спорт җайланмалары ел әйләнәсе халыкка хезмәт итә. Стадионны тагын да камилләштерү буенча планнар бар, быел футбол кыры эшләнә.
2015 елда Арча районында парклар һәм скверлар төзү, үзгәртеп кору буенча максатчан программа эшләнде. Әлеге эшләргә республика бюджетыннан 13 млн. сумнан артыграк акча бирелде. Программада Галактионов урамында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә үзәк парк, Космонавтлар урамында Габдулла Тукай исемендәге сквер, Коммуна урамында вокзал яны скверы эшләү планлаштырыла. Болар өчен бу акча гына җитми, билгеле. Предприятие, оешмалар, аерым кешеләр әлеге игелекле эшләргә үз өлешләрен кертә.
Хәзерге вакытта үзәк парк һәм скверларның проектлары әзерләнә. Алар әзер булгач, халык тикшерүенә чыгарылачак.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз