Сәүдәдә ни хәлләр

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Сәүдәдә ни хәлләр
Арча сәнгать мәктәбендә кулланучылар базарының бүгенге хәленә багышланган киңәшмә булды.
Аны республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров алып барды. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов катнашты.
Фойеда кунакларны район уңганнары әзерләгән ризык күргәзмәсе каршы алды. Төрледән-төрле камыр ризыкларына карап хозурлану гына түгел, аларны сатып алырга да мөмкин иде.
Районда күз алдыбызда калкып чыккан кибетләр сәүдә челтәренең башка тармакларга караганда киңрәк җәелгәнен күрсәтә. Әмма әле бу системада да проблемалар җитәрлек. Әзерлекле кадрлар җитмәве, хезмәт хакларының азлыгы, хезмәт күрсәтүнең сыйфат дәрәҗәсе тиешле югарылыкта булмавы сәүдә системасы үсешенә аяк чала.
– Безгә кергән мөрәҗәгатьләрнең күбесе сәүдәгә кагылган мәсьәләләр, – дип сөйләде Рөстәм Арсланов.
Дәүләт тарафыннан расланган исемлектәге социаль әһәмияткә ия ашамлыклар, һичшиксез, кибетләрдә булырга тиеш һәм аларга өстәп куелган бәяләрне 10–15 проценттан арттырмау тәкъдим ителә. Ул ашамлыкларның кайберләре: “Дарницский”, “Сельский”, “Белый пшеничный” ипиләре, 2,5 процент майлылыктагы сөт, 1 процентка кадәрле майлылыктагы кефир, 2,5 процент майлылыктагы катык, 15 процент майлылыктагы каймак, майсызландырылган эремчек һ.б. Бу ризыклар нигездә кибетләрдә бар.
Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясендә ризык- ларга әледән әле дегус- тация үткәреп торулары ашамлыкларның сыйфаты турында күпмедер дәрәҗәдә кайгыртулары турында сөйли.
Район эчке эшләр бүлегенең ашыгыч эшләр буенча полиция җитәкчесе урынбасары Айнур Вәлиев тикшерүләр вакытында начар сыйфатлы ялган аракы сатучыларны фаш итүләре, аларга карата җинаять эше ачылуы турында сөйләде. Хәтта начар сыйфатлы спиртлы эчемлек кулланып, якты дөньядан китүчеләр дә бар.
– Алкогольле эчемлек сату бик җитди сәүдә, моның белән шаярырга, кешенең сәламәтлеге белән уйнарга ярамый, – дип басым ясап әйтте Илшат Нуриев.
Киңәшмәдә алкогольле эчемлекләр сатудан бюджетка акча кереме турында да әйттеләр. Соңгы вакытта бу продукцияне сату кимегән.
– Аның кимүен, иң беренче чиратта, сәламәт яшәү рәвешенә бәйлисе килә, – дип сөйләде Рөстәм Арсланов. – Әмма бәяләрнең артуы һәм ялган аракы сатылуга юл куелу, кайбер авылларда кибетләрнең булмавы, булса да кайберләрендә аракы сатылмавы күпмедер дәрәҗәдә сәбәпче моңа.
Эшмәкәрләр спиртлы эчемлекләр сатуга рөхсәт бирүче лицензиянең кыйммәт булуы турындагы мәсьәләне күтәрде.
Иң мөһиме, кибетләр халыкка көн дә кирәкле товарлар белән тәэмин ителсен, ашамлыклар сыйфатлы булсын.
Румия Надршина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International