Казанбаш мәктәбе коллективы киң масштаблы экологик акция үткәрде

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Казанбаш мәктәбе коллективы уку елы тәмамлану уңаеннан киң масштаблы экологик акция үткәрде. Директор Рамил Мөхәммәдияров җитәкчелегендә укучылар һәм педагоглар катнашында мәктәптән Көтек сусаклагычына кадәр велосипедларда йөрү оештырылды һәм яр буйлары чистартылды. Алтмыш укучы һәм аларның мөгаллимнәре тарафыннан 20 гектар яр буе тәртипкә китерелеп, 5 кубометр чүп–чар җыелды.
Казанбаш мәктәбе “Экологик десанты”ның эше инде гадәткә кертелгән. Биредә туган төбәгебезне яратучы, табигатьне саклаучы буын үсә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International