Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Халык инансын
2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Халык инансын
Узган шимбәдә Татар Кәдрәге авылы зиратында өмә булды – койма кордылар.
Аны Иске Чүриле мәктәбенең тарих укытучысы, җирлек Советы депутаты Рамил Гарифуллин башлап йөргән. Иске Чүриледән бертуган Фәрит (эретеп ябыштыручы), Рәдиф, Фәнис Гарифуллиннар, Мансур Галиев, Олег, Тимур Сәйфуллиннар, Наил Хөснетдинов, Рамил Хәмидуллин, Руслан Акулов, Илнур Габдрахманов, Әхмәт, Алмаз Шәмсетдиновлар, Эдуард Далалеев, Раил Хөсәенов, Арчадан Раил Вәлиев, Татар Кәдрәгеннән Камил Нәбиуллин иң активлар булды.
– Бу эш үзара салым акчасына башкарылды. 50шәр сумнан 41 мең сум акча җыелды. Ул дүрт тапкыр артып, барлыгы 205 мең сум булды. Акча тулысынча материаллар белән тәэмин итүче оешмага күчерелде, – диде Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина. – Безнең җирлектә зиратларны коймалыйсы бар иде. Штерәдә иганәче Фаил Галиәхмәтов мәчетне дә салдырды, зиратны да коймалатты, Ашабашта Ринат Гарәфиев 100 мең сум биреп һәм халык җыелып, зиратны койма белән әйләндереп алдылар. Шуңа бу акчаны тигезләп бүлеп, Иске Чүриле, Татар Кәдрәге һәм Венета авыллары зиратларын төзекләндерүгә файдаланырга булдык. “Татарстан” агрофирмасы” ширкәте (җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов) су китертте. Гомумән, ширкәт бернинди эштән дә читтә калмый, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер тора. Зиратларны чистартканда, чүплекләрне тәртипкә китергәндә дә техника белән булышты. Халык бу акчаның үзләренә файдалы эшкә тотыласына башта ышанып бетмәгән булса, хәзер инде инанды. 2015 ел өчен 200әр сумнан бирделәр. Венета зонасында барысы 6 мең сум гына җыелды. Зиратларын төзекләндерү өчен 43 мең сумлык материал алып кайткач, быел акчаны кеше үзе китереп бирә башлады. 2015 елгы үзара салым акчасын урам утларын, чишмәләрне карау, зиратлар өчен тотарга планлаштырабыз. 2016 елда да дәвам итсә, авыл урамнарын төзекләндерәчәкбез.
– Безнең авыл җирлегенә 8 авыл керә, – диде Күпербаш авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов. – Барлыгы 135900 сум акча җыелган иде, ул 679500 сум булып кайтты. Һәр авылның акчасы үзенә тотыла. Түбән Мәтәскәдә, мәсәлән, 28900 сум җыелган иде, хөкүмәт тарафыннан өстәлеп, 144500 булды. Авыл зираты чис- тартылды. 50 мең сум шул эшне башкаручы фермер хуҗалыгына күчерелде. Иске Кырлайда (21400 сум җыелды, 107 мең сум булып кайтты) зират коймалап алынды. 72 мең сум акча материаллар белән тәэмин итүче предприя- тиегә күчерелде. Эшен халык үзе башкарды. Барысы да күз алдында. Әле акчалары тотылып бетмәде. Сабантуйлардан соң эш дәвам итәчәк.
Башка авыл җирлекләрендә дә бу юнәлештә нинди эш алып барылуы белән кызыксындык. Кайберләренә акча әле бөтенләй күчмәгән. Сәбәбен сорап, район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлевка мөрәҗәгать иттек.
– Авыл җирлекләренең документларны дөрес итеп тутырып китерүләре генә кирәк, – диде ул. – Акчаны бернинди проблемасыз күчерәбез.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз