Прокуратура аңлата

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Прокуратура аңлата
2015 елның 8 мартындагы 21 номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясенең Административ суд башкаруы кодексы кабул ителде, ул 2015 елның 15 сентябреннән гамәлгә кертелә.
Кодекста судларның административ суд башкаруы (дәүләт һәм муниципаль органнарның һәм вазифа башкаручы затларның, норматив хокукый актларны һ.б. эшен (эшләмәвен)) дәгъвалау тәртибе билгеләнә.
Гражданнар суд башкаруыннан аермалы буларак, Кодекста административ эшләрне караганда судның актив ролен күздә тота. Бу андый эшләрдә якларның бертигез хәлдә булмавы белән бәйле.
Мәсәлән, кирәк булганда суд норматив–хокукый актларның, карарларның, эшләрнең (эшләмәүнең) законга туры килүен тикшергәндә дәлилләр таләп итеп, белдерелгән нигезләмәләр һәм дәлилләр чигеннән чыга ала.
Ринат Ситдыйков,
район прокуроры,
өлкән юстиция киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International