Наркотиклар белән бәйләнмә

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Наркотиклар белән бәйләнмә
2015 елның 13 маенда Арча район суды 38 яшьлек И.Мәрдәновка (Казанда туган, Арчада яши) карата җинаять эшен карады.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, И. Мәрдәнов 2014 елның декабрь ахырында берәүдән 0,36 грамм наркотик матдә “спайс” сатып ала. Шул ук көнне ул ике полиэтилен каптагы наркотик матдәне Арчага алып кайта, аны әнисе автомобиле салонында саклый, куллана.
2015 елның 3 апрелендә ул шушы наркотиклы машина белән өеннән чыгып китә. Әмма Арча урамнарының берсендә аны полиция хезмәткәрләре туктата һәм машинага яшеренгән наркотик матдәләрне табып ала.
Тикшерү барышында шул ачыклана: моңа кадәр дә инде И. Мәрдәнов наркотик матдәләр кулланганы өчен административ җаваплылыкка тартылган була.
Судта И. Мәрдәнов үз гаебен таный.
Законсыз рәвештә наркотик матдәләрне саклаган һәм кулланганы өчен И. Мәрдәнов 3 елга ирегеннән мәхрүм ителә.
Наркотик матдәләр юкка чыгарыла.
Радик Хәбибуллин,
прокурор урынбасары, юстиция киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International