Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арча муниципаль районы Сабантуе программасы 7 июнь 2015 ел, Арча шәһәре, стадион
2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Арча муниципаль районы Сабантуе программасы
7 июнь 2015 ел, Арча шәһәре, стадион
I. Бәйрәмне ачу тантанасы. (10.00-11.00)
Арча муниципаль районы җитәкчесе И.Г.Нуриевның котлавы, Сабантуй флагын күтәрү, кунакларның котлаулары, колгага сөлгеләр бәйләү, бизәлгән җигүле атларны мәйданга кертү.
Бүләкләү: кыр батырлары, Арча районының Шәрәфле гражданнары, узган елның Сабантуенда туган сабый, “алтын” юбилярлар, предприятие, оешма, учреждениеләр арасында спартакиада, иҗат концертларында җиңүче җитәкчеләр.
Кереш өлеше “Буын чылбырларын бәйли Сабантуйның көрәш сөлгесе”
II. Бәйрәм концерты (11.00-17.00)
III. Массакүләм спорт чаралары (11.00-17.00)
- милли көрәш: балалар (3нче сыйныфны кертеп), яшүсмерләр (40 кг.га кадәр, 45 кг.га кадәр, 50 кг.га кадәр, 55 кг.га кадәр, 60 кг.га кадәр, 65 кг.га кадәр, 70 кг.га кадәр, 70 кг.нан югары), ветераннар, зурлар (60 кг.га кадәр, 70 кг.га кадәр, 80 кг.га кадәр, 90 кг.га кадәр, 90 кг.нан югары) арасында.
Баш хөкемдар – Р.З. Алеев, баш сәркатип– Б.Р. Гәрәев
- кул көрәштерү: ирләр (70 кг.га кадәр, 80 кг.га кадәр, 80 кг.нан югары), хатын-кызлар (60 кг.га кадәр, 70 кг.га кадәр, 70 кг.нан югары).
Хөкемдарлар – Ф.В.Мөбарәков, Ф.Н. Мөхәммәтшин
- гер күтәрү (ирләр, хатын-кызлар, яшүсмерләр арасында).
Хөкемдарлар – М.Ф. Мөхәммәдиев, Ф.Ф. Һадиев
- йөгерү: ирләр (3000 м), хатын-кызлар (1500 м).
Хөкемдарлар – Б.К. Бакиров, В.Р.Таджибаева
- аркан тартышу
Хөкемдар – И.А.Хәбибуллин
- таяк тартышу
Хөкемдар – И.З. Шакиров
- теннис
Хөкемдарлар – И.Г. Шакиров, Р.Р.Насыйбуллин
- туры колгага менү
Хөкемдар – З.Ә.Ильясов
- авыш колгага менү
Хөкемдар – Р.Д.Мөхәммәдияров
- көчлеләр сынашуы (экстрим): авыр таш күтәрү, машина тарту
Хөкемдарлар – Т.И. Сәгъдиев, Р.Р.Галәветдинов
IV. Халык уеннары: (11.00-17.00)
чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, күзләрне бәйләп бүләкләр кисеп алу, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, бүрәнәдә капчык белән “сугышу”, күзләрне бәйләп кадак кагу, “торба аша” чыгу, сулы чиләктән алма алу, “чаңгыда йөрү”, озын аякта узышу, ласт киеп йөгерү, коймак ашау, әтәч тоту, күзләрне бәйләп капчык сугышы, катыктан акча эзләү һ.б. уеннар.
Баш хөкемдар – З.М. Дәүләтбаев
V. Ат чабышы: эш атлары, ярымчиста һәм чиста чабыш атлары арасында (12.00-14.00)
Баш хөкемдар – Н.С.Нәбиуллин
VI. Бәйрәм бәйгесе: җигүле бизәлгән атлар арасында һәм төрле конкурслар.
VII. Кече сәхнәләрдә (11.00-17.00)
Үзешчән сәнгать осталары, сәнгать мәктәбе укучылары, вокаль-инструменталь ансамбле, балалар бакчалары учреждениеләре чыгышлары.
VIII. Аттракционнар: балалар өчен уен мәйданчыгы, җигүле атларда йөрү, электромобильгә утырып йөрү, батут, тир һ.б.
IX. Төрле сәүдә нокталары, кафе, бәйрәмгә багышланган сувенирлар һәм сәнәгать товарлары.
Сабантуй мәйданына рәхим итегез!
Сабантуйлары мөбарәк булсын,
хөрмәтле милләттәшләр!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз