Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бер йортта ике җиңүче
2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Бер йортта ике җиңүче
Алар Арчада “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында билгеле булды — “Иң яхшы мәдәни көндәлек” номинациясендә Иске Чүриле мәктәбе укучысы Әлфис Һидиятуллин һәм “Иң мәдәниятле әти–әни” номинациясендә аның әнисе Алия Һидиятуллина.
Көндәлек ел дәвамында беренче сыйныф укучыларына музей, театрларда, китапханәләрдә төрле чараларда катнашырга, Казан шәһәренең һәм республиканың тарихи урыннарында булырга мөмкинлек бирде. Әлбәттә, әти–әниләр ярдәменнән башка уңышларга ирешү җиңел түгел. Кыйм- мәтле вакытын, көчен кызганмыйча, балаларын дөньяны танып–белү өчен төрле истәлекле урыннарга йөртеп, тарихи ядкәрләр белән таныштырып, балаларына никадәр рухи кыйммәтләр бүләк итте алар!
Алия Мәсхүт кызы үзе әни, үзе укытучы. Үз сыйныфында белем алучы Әлфис — дүрт балалы ананың өченче улы — абыйларының булдыклы энекәше, сеңлесенең яраткан абыйсы.
Үзем укыткан сыйныфта 10 бала белем ала. Аларны бергәләп еракларга сәяхәткә алып барырга мөмкинлек булмаса да, авылдагы, райондагы музейларда булдык, Яңа Кырлайга Нәүрүз бәйрәменә бардык. Анда күргәннәре турында балалар шактый вакыт сөйләде. Ә Әлфисне үзем белән төрле җирләргә йөртергә тырышам. Казанда тарихи урыннарда, театрларда булдык, бергәләп Балтачның күренекле урыннарын карадык. Үзебезнең районда түбәтәй чигүчеләрнең хезмәте белән танышсак, Балтачта бия- ләй чигү осталары белән очраштык. Әлфис күргән һәр яңалыгы белән кызыксына. Мин биргән мәгълүмат кына җитми, өстәмә сораулар да бирә, — дип сөйли Алия ханым.
Әлфис абыйлары үрнәгендә тәрбияләнүче булачак спортчы. Аның инде спорт өлкәсендә үз уңышлары бар. Әйтик, быел “Татарстан чаңгы юлы – 2015” массакүләм Бөтенроссия чаңгы ярышларында 7 яшькәчә малайлар арасында Әлфис район күләмендә 1 урынга лаек булды. Спортта гына түгел, һәр өлкәдә беренче ул. Быел бер генә тапкыр кулланыла торган стаканнардан кар бабай ясап республиканың “Мәдәни эшләнмәләр” бәйгесендә алдынгы урын яулады. Әлфиснең әнисе белән бергә бизәп ясаган мәдәни көндәлеге күргәзмә әсбапка тиң. “Әти–әнием белән без күп матур җирләрне күрдек, күргәннәрне әнием миңа аңлатып барды”, — ди Әлфис.
Сәхнәдә Әлфис янәшәсендә 1 урын яулаган Яңа Кенәр мәктәбеннән Лилия Мөхәммәтшина һәм Югары Аты мәктәбеннән Рамил Мөхәммәтгалиев та үзләренең лаеклы урынын алды. Икенче көнне алар Казанга “Әкият” курчак театрына сәяхәт кылды.
Икенче урын Урта Курса мәктәбеннән Галим Гарифуллин, Яңа Кенәр мәктәбеннән Айгөл Галимова, Арчаның 7нче мәктәбеннән Алмаз Хәйретдиновка бирелде. Өченче урынны Арчаның 1нче мәктәбеннән Алисә Йосыпова, 4нче мәктәптән Гүзәл Әһлиева, 5нче гимназиядән Данил Евдокимов бүлеште.
Әлбәттә, әти–әниләр янында сыйныф җитәкчеләренең хезмәте дә игътибарга лаек. Шундыйлардан берсе — Югары Аты башлангыч мәктәбе укытучысы Альбина Мөхәммәтгалиева. Ә менә Шушмабаш, Апаз, Арчаның 7нче мәктәпләрендә белем алучы укучыларның сыйныф җитәкчеләре аларның һәммәсен бергәләп төрле музей, китап- ханәләргә алып барган, хәтта Казанга барып истәлекле урыннар белән танышырга да өлгергәннәр. Рухи яктан баеп кайткан бу укучылар “Иң мәдәни сыйныф” номинациясе җиңүчеләре булды. Сүз уңаеннан укучылар инициативасы белән районда шушы көннән 1–11 сыйныф укучылары арасында “Иң мәдәни сыйныф” конкурсы игълан ителде. Ул 2015 елның декабренә кадәр барачак.
9 ай элек кенә мәктәп бусагасын атлап кергән укучылар шушы проект ярдәмендә шактый мәгълүмат тупларга өлгерде. Укучыларның шатлыгын уртаклашырга килгән җитәкчеләр һәммәсе бу проектның дәвамлы булуын, мәктәпләргә киләчәктә шушы рухны дәвам итәргә кирәклеген әйтә.
Әнә, икенче урын яулаган Галимнең әнисе Рәсилә ханым да шул фикердә:
— Без җиңү яулау өчен тырышмадык, — ди ул, — бары улыбызны, әти–әнисенең туган җирләре — Арча һәм Әгерҗе яклары тарихын аңына сеңдерү максатыннан истәлекле урыннарга алып барырга тырыштык. Ә тарих — туган йорттан, әти–әни нигезеннән башлана. Бу бәйге алга таба да дәвамлы булсын иде.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз