Ай кызыннан сәлам

2015 елның 5 июне, җомга
Ай кызыннан сәлам
Нинди затлар соң сез, кешеләр? Бар нәрсәне дә, хәтта Ай кызын да акчага сатарга була, дип уйлыйсыз? Җиргә төшеп мәхәббәтен тапкан, әмма кешеләр тарафыннан эзәрлекләүгә дучар булган гүзәл Ай кызы Зөһрәнең бу сүзләре ук булып кадалгандай булды.
Арча кызы Ләйсән Ситдыйковага ярдәм йөзеннән оештырылган спектакль әнә шундый сүзләр белән тәмамланды. Арча тамашачыларына педагогика көллиятенең “Яшьлек” театр студиясе Илгиз Зәйнинең “Ай кызы” спектаклен тәкъдим итте.
Коллектив әле яшь булуына карамастан, тиз арада танылыр- га өлгерде һәм тамашачылар арасында да ихтирам казанды. Башта ул тамашачы каршына Хәбир Ибраһимовның “Ялгыз каен күзе” (режиссеры Рафис Сәләхетдинов) спектакле белән чыкты. 2014 елда “Яшьлек” театр студиясе яшьләр театр коллективларының “Иделкәем” төбәк- ара фестивалендә Аманулланың “Әле кичә генә яз иде” спектаклен күрсәтеп, икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Илгиз Зәйнинең “Ай кызы” спектакле белән ул (режиссеры Гүзәл Шакирова) Минзәләдә үткән “Студентлар язы” театр коллективлары фестивалендә катнашты. Ай кызы ролен башкарган Чулпан Гатиятуллина икенче пландагы иң яхшы роль дип табылды, Айзат ролен иҗат иткән Айзил Мәҗитов Минзәлә районының махсус призына лаек булды. Ә тамашачылар алкышы барлык уйнаучыларга да мактау сүзләре булып барып иреште. Уку йортының бизәге булган әлеге коллективка киләчәктә дә уңышлар телибез.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International