Гомер иткән нигез тарта

2015 елның 5 июне, җомга
Гомер иткән нигез тарта
Май җитүгә 92 яшьлек Асия Әскәрованың күңеле туган авылы Мәмсәгә ашкына. Көннәр җылытып, сандугачлар сайрый башлауга ничекләр итеп Казанда көн үткәрергә кирәк?! Бу майда да кайтты ул гомер иткән нигезенә. Тыл ветеранының хәлен белергә бардым.
Балаларын очырган ялгыз йорт, хуҗабикәсе кайткач, ничектер яктырып киткән, чирәм үскән ишегалдында кызы Тәслимә эшләп йөри. Мин килгәндә Асия апа уйланып ятып тора иде. Аяк очында дога китаплары, газета-журналлар... Торып утырды.
– Кайтам, ди бит, кайтам дигәч, каршы килеп булмый, – ди Казандагы кызы Тәслимә.
– 7 бала үстек, – дип сөйли Асия апа. – Бүген менә бер мин исән-сау...
Сугыш башланганда 18 яшь тулган кызлар ил күтәргәнне күтәргән.
– Басуда урак ура идек, ирләрне сугышка алып киттеләр, – ди Асия апа.
Апас районына окоп казырга җибәрәләр. Бик салкын кыш була ул. Салкынлык 41 градуска җитә. Өшемим дия-дия бер дә тик тормыйлар. Туң җирне казуы үзәкләренә үтә. Аннан кайткач, Шәмәрдән урманында агач кисәләр. Юан агачларны кисәргә хәтта 2 метрлы пычкы җитми. Райондагы МТСта да алар иң кирәкле кешеләр. Комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Комбайн, трактор йөртергә укып кайта. Игеннәрне урып-җыйган чорда комбайнга утыра, аннан тракторга.
– Җиңү бәйрәме безнең хәсрәт бәйрәме ул, – дип күңеле әрнеп сөйли ветеран. – Нинди матур гаилә таралды да бетте. Апаз басуында төнге сукада идем. Смена менгәнне көтәбез. Юк, күренмиләр. Ул-бу булмагандыр ич инде, дип хафаланып беттек. 2 сәгатькә соңга калып килделәр. Сугыш беткән икән... Бу хәбәрне ишетүгә, җиргә ятып, кычкырып елый башладым. Исән кешеләр кайтыр, безнекеләр үлеп бетте бит инде, дип үксим. Сафа абый сугышта үлде. Сәгъдәт апайны торфка җибәрделәр, ул шунда бетте. 18нче елгы абыем Шәрәфнең бер күзе сукыр булып кайтты. Әни мескен Шәрәфәтбану колхозда энем белән сыер җигеп иза чиктеләр.
1947 елда авылдашы Шамилгә кияүгә чыга. Шамил дә тракторда эшли. Шул елны Асия техникада эшләүдән туктый. Бер-бер артлы 6 бала таба, 4 кыз, 2 малай. 1954 елда ире белән бергәләп шушы агач йортны төзиләр.
– Кайнанам Зөһрә балаларны үстерергә булышты, рәхмәт яусын, – дип сөйли Асия апа. – Аллага шөкер, бүген балаларымда кунак кына булып йөрим.
– Элек Яңа Кенәрдә мәктәпнең интернаты бар иде. Без, күп бала булгач, шунда торып укыдык, – дип сөйли Тәскирә. – Шимбә җитсә, өйгә кайтыр идек, әнинең идәне юылган, пәрәмәче пешкән булыр иде. Ничек барысына да өлгергән, дип аптырыйм. Әле менә авылга кайткач та, безне бер дә тик тотасы түгел.
– Арт бакчага бәрәңге дә утыртып куйдык инде, – ди Арчадагы кызы Тәскирә.
...Китеп барыш. Кайчандыр бу басу, кырларны япь-яшь кыз Асия тракторда иңләгән. Аның эзләре бу җиргә бик иртә салынган.
Румия Надршина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International