Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ул табигатьне сөя
2015 елның 5 июне, җомга
Ул табигатьне сөя
“Казан арты” тарих–этнография музеенда 4 көн дәвамында якташыбыз Таһир Шәйхетдиновның күргәзмәсе узды.
Биредә агачтан эшләнгән ни генә юк иде: савыт–саба, көнкүреш кирәк–ярагы, үзенчәлекле сувенир, кувшин һ.б. Аларның һәммәсенә авторның кул җылысы, җан халәте салынган.
Күргәзмәдә сәнгать остасының (аны, һичшиксез, шулай дип атау урынлы булыр) 1984 елдан бирле тупланган хезмәте тәкъдим ителде. “8 сыйныфта укыганда чынлап тотынып ясый башладым, — дип сөйли сынчы. — Кызыксынуымны күреп, әтием агач эшләнмәләрне ясарга өйрәтү буенча китаплар алып кайткач, күп укыдым, өйрәндем”. Башлангыч сыйныфларда укыган елларында урманчы булырга хыяллана Таһир. Агачларга булган мәхәббәте этәрә аны андый хыялга. Чөнки, әнисе Зилә ханым әйтүенчә, табигатьне яратучы малай бакчага барганда ук туктап–туктап агачларга карый, аның ботакларын тормыштагы нәрсәгә булса да охшатып чагыштырырга ярата. Арча педучилищесына укырга кергәч, укытучылары Ринат Алмаев һәм Габделбәр Бәхтияров егетнең сәләтен тагын да үстерергә ярдәм итә.
Агач эшләнмәләрен ясау мизгелләре Таһир Флорес улын үз дөньясына бөтереп алса, агач материалларын юнәтү өчен урманчылыклардан рөхсәт кәгазьләре алу мәшәкатьләрен дә оныттыра, һәр көн лекцияләргә әзерләнү өчен кайчак кыйммәтле вакытын да “урлый” ул Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура университеты доцентының. Уңышлы килеп чыккан эшләнмәләрне татарстанлылар гына түгел, Интернет челтәре аша чит илләрдә яшәүче сынчылар да күрү бәхетенә ирешә. Чөнки Таһир Шәйхетдинов үзе сыман агач эшләнмәләр белән мавыгучы күп кенә чит ил вәкилләре белән аралашып яши. Ә бу аның икенче күргәзмәсе, беренчесе Казан федераль университетында узган булса, өченчесе июльдә Татарстан рәссамнар берлегендәге җыелма күргәзмәдә көтелә.
Таһир Шәйхетдинов — районда гына түгел, Татарстанда билгеле шәхесләр Зилә һәм Флорес Шәйхетдиновларның өлкән улы. Зилә ханым җитәкләгән “Ләйсән” ансамблен хәтта чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Төпчекләре Айрат сыман Таһирда да музыкаль сәләт булса да, рәсем сәнгате җанына якынрак. Юкса, ике ел институтта тарих укытучысы булырга дип алган белемен ташлап, көндезге бүлеккә Чаллы педагогия институтының рәсем сәнгате бүлегенә укырга керер иде мени?!
Сәләтле бала әти–әни өчен генә түгел, укытучыларына да горурлык. Шәкертләренең шатлыгын уртаклашырга укытучылары Ринат Алмаев белән Илдус Сәгъдиев та килгән. Сабакташы, музей директоры Ришат Камалов та соклануын яшермәде.
Таһирның нәсел дәвамчылары — улы да, кызы да рәсем белән музыканы бер дәрәҗәдә ярата икән. Алар да сәнгатьтән ерак китмәс, мөгаен. Әнә, әтиләре дә, кирпеч заводы күленнән төрле бөҗәкләр җыеп алып кайтып, шуларны өйрәнеп, күзәтеп утырыр- га, сүрәтләрен кәгазгә төшерергә яраткан, ул чакларда уйлап та карамагандыр иҗатының бүген Татарстанга билгеле булачагын...
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз