Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ат чабышында
2015 елның 5 июне, җомга
Ат чабышында
Эшмәкәрләр көненә һәм сезон ачылуга багышланган ат ярышы 31 майда булды. Уйнаклап торган малкайлар “күрәсезме мине!” дигәндәй башларын югары тотып, бер–берсенә сәлам биреп, сабырсызланып ярышлар башланганны көтте. Җайдаклар да дулкынлана иде. Аларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев уңышлар теләде һәм соңыннан җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Барысы 38 ат. 4 төркемдәге чабышта Арча, Балтач, Саба, Биектау, Мари Иле, Нократ Аланы, Малмыж атлары ярышты. Иң башта беренче төркемгә 2 яшьлек 7 ат керде. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте атында мари егете Александр Александров чапты һәм финишка беренче килде! Соңыннан “Ак барс” агрокомплексы” җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов белән сөйләштем.
— Без хуҗалыкның чабышкы атларын (барысы 8 ат) Сеҗедә һәм Мари Илендәге Шурынҗа авылында әзерлибез, — дип сөйләде Шәйдулла Имамович. — Марида урман эчендә комлыкта бик оста атчы, тренер Анатолий Александров чабышкы атлар белән шөгыльләнә. Җайдагы аның улы. Иң мөһиме — атларны бозмыйча, саклап, чабышка дөрес итеп әзерләү. Без шуңа омтылабыз.
2 яшьлекләрдән финишка 2нче булып Яңасаладан Айрат Сафин улы Рузил килде. Ярышларда Айрат Сафинның атлары кайда гына катнашса да — алгы сызыкта. Бу төркемдә аның аты эшмәкәр, иганәче Алимас Әмиров исеменнән чапты. Өченче нәтиҗә — Малмыж атында.
Ярымчиста токымлы атлар арасында ярышка айгырлар һәм бияләр аерым керде. Ярышта 14 айгыр берьюлы көч сынашты. Малмыждан Рифкать Гарипов аты үзен иң көчлеләрдән итеп танытты. Арчаның билгеле атчысы Рамил Рәхмәтуллин 4 яшьлек җирән атында икенче нәтиҗәне күрсәтте.
— Көчле атлар бар идеме? — дип сорыйм Рамилдән.
— Карап торышка алар бар да көчле, — диде ул. — Абзардан гына чыккан элеккеге колхоз атлары юк ул хәзер. Яхшы атлар белән ярышларга алдан әзерләнеп киләбез.
Арча егете Салават Бикбаевның аты рәхәттә яши. Бакчада махсус эшләнгән абзарда тора ул. Ризыгы да нәкъ китапча. Көн дә йөреп кайталар. Бик кызу ат, көчкә тыеп тора. “Хәйләкәр” кушаматлы ат финишка өченче килде.
— Ярышка берьюлы 14 ат керү җайсызрак булды, — ди Салават. — Чөнки чабу юлы таррак. Казандагы кебек юл киң булса, шәп булыр иде. Үзем нәтиҗәдән канәгать. Көчле атлар арасында өченче урынны алу әйбәт инде ул!
Ярымчиста токымлы бияләр арасында Яңасаладан Айрат Сафинның “Экзотика” кушаматлы аты финиш сызыгын 1нче булып үтте. Ат эшмәкәр, иганәче Фаил Гәрәев исеменнән чапты. “Ак барс” агрокомплексы”ның 8 яшьлек “Задира” кушаматлы аты 2нче нәтиҗәне бирде, аның артыннан Кышкардан Наил Җәләлетдинов аты килде.
Ярышта чиста токымлы 7 ат көч сынашты. Беренче урынны Нок-рат Аланы аты алды. Икенче нәтиҗә — “Ак барс” агрокомплексы” атында, өченче күрсәткеч — Балтач атында.
Сабантуйларга кадәр!
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз