2014–2015 елларда “Иман, әхлак, гореф сагында!” девизы астында Предприятие, оешма, учреждение, авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм авыл җирлекләре көннәренә йомгак ясау турында

2015 елның 5 июне, җомга
2014–2015 елларда “Иман, әхлак, гореф
сагында!” девизы астында Предприятие, оешма, учреждение, авыл хуҗалыгы
берләшмәләре һәм авыл җирлекләре
көннәренә йомгак ясау турында
2 июнь 2015 ел №568

2014 елның ноябреннән 2015 елның апреленә кадәр “Иман, әхлак, гореф сагында!” девизы астында Предприятие, оешма, учреждение, авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм авыл җирлекләре көннәре кысаларында районда үзешчән сәнгать иҗатын үстерү һәм камилләштерү, халыкны мәдәният тормышына, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту, иҗат активлыгын күтәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкның көнкүреш товарларына соравын канәгатьләндерү максатыннан 2014–2015 елларда ярминкәләр, иҗат концертлары һәм спартакиадалар үткәрелде. Район оештыру комиссияләре тәкъдим иткән йомгаклау беркетмәләрен караганнан соң карар бирәм:
1. 2014–2015 елларда “Иман, әхлак, гореф сагында!” девизы астында Предприятие, оешма, учреждение, авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм авыл җирлекләре көннәре кысаларында ярминкәләр үткәрү турында нигезләмә буенча халыкны сыйфатлы, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көнкүреш товарлары белән тәэмин итеп иң яхшы ярминкәләр оештырган өчен җиңүчеләрне һәм түбәндәге урыннарны билгеләргә:
а) авыл хуҗалыгы берләшмәләре арасында:
– 1 урын – “Северный” агрофирмасы” ширкәте (җитәкчесе Р.Г.Хәйруллин);
– 2 урын – “Ватан” агрофирмасы” ширкәте (М. Г.Әхмәтов);
– 3 урын – “Кырлай” агрофирмасы” ширкәте (И.Г.Шакирҗанов);
– 4 урын – И.Х.Гатауллина крестьян-фермер хуҗалыгы (И.Х.Гатауллина);
б) авыл җирлекләре арасында:
– 1 урын – “Яңа Кенәр авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге (башлыгы Р.А.Фәхретдинов);
– 2 урын – “Шушмабаш авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге (В.В.Сәгыйтов);
– 3 урын – “Сеҗе авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге (Г.М.Гыйбадуллина).
2. “Иман, әхлак, гореф сагында!” девизы астында Предприятие, оешма, учреждение, авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм авыл җирлекләре көннәре кысаларында иҗади концерт программалары үткәрү тәртибе турындагы карар нигезендә иң яхшы иҗади концерт программасы әзерләгән өчен түбәндәге урыннарны бирергә:
2.1. Районның гомуми белем учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында:
– 1 урын – Арчаның 1нче урта гомуми белем мәктәбе (директоры Э.Н.Сафина);
– 2 урын – Арча балалар сәнгать мәктәбе (Г.Б.Сабирова);
– 3 урын – Арчаның 5нче гимназиясе (Ф.Х.Хәкимуллин).
2.2. Авыл җирлекләре арасында:
– 1 урын – “Апаз авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге (башлыгы Р.Ш.Садыйков);
– 2 урын – “Урта Курса авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге (Р.Р.Вафина);
– 3 урын – “Яңасала авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге (А.И.Сафин).
3. Районның иң көчле спортчыларын һәм командаларын ачыклау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту максатыннан оештырылган сәламәтлек спартакиа- дасында ирешкән иң яхшы спорт күрсәткечләре өчен түбәндәге урыннарны бирергә:
– 1 урын – “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте (җитәкчесе Ш.И.Сәлахов);
– 2 урын – Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте (Г.Ф.Гарипова);
– 3 урын – халыкны социаль яклау бүлеге (И.К.Әһлиев).
4. Җиңүчеләрне социаль–мәдәни программалар үткәрү буенча фонд исәбенә Дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләргә.
5. Җиңүчеләрне Сабантуй бәйрәмендә бүләкләргә.
6. Әлеге карарның үтәлешенә контрольне килешү буенча Арча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ә.Галимуллинга йөкләргә.
Район башкарма комитеты
җитәкчесе И.Г.Нуриев
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International