Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә

2015 елның 5 июне, җомга
Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә
3–4 июнь көннәрендә район комиссиясе хуҗалыкларда чәчүлекләрнең торышына бәя бирде, терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеге белән кызыксынды.
“Татарстан” ширкәтендә азык әзерләү техникасы тулысынча сафта, механизаторларның күңелләре күтәренке. Алар язгы кыр эшләрендә дә сынатмады, хезмәтләрнең нәтиҗәсе күз алдында. Комиссия игенчелек культурасына, технология үтәлешенә әйбәт бәя бирде. Сабан культуралары матур гына күтәрелеп килә. Күпьеллык үләннәр бик яхшы хәлдә.
— Быел 400 гектарда күпьеллык үләннәр чәчтек, — ди ширкәт җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов. — Якындагы елларда барлык мәйданнарны яңартырга исәплибез.
Быел 4 яңа чәчкеч алганнар, ашлык чистарту линиясен, киптергечне яңадан торгызалар, печән склады төзиләр.
“Курса МТСы” ширкәтендә ике трактор күпьеллык үләннәрне урдыра. Уңыш яхшы, кындырак уңып караган! Люцерна да шулай, әле аңа керешергә иртәрәк. Быел мең гектарга якын күпьеллык үлән чәчкәннәр. Бу хуҗалык язгы чәчүне иң алдан тәмамлаган иде. Сабан культураларына карап сокланасың. Борчак “күкрәк киереп” утыра, чүп әсәре юк. Гомумән, чәчүлекләр чиста биредә. Көздән сукалау, чәчкәннән соң тырмалау нәтиҗәсе бу.
— Борчакка сибә торган гербицидлар аеруча кыйммәт, — ди хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. — Сукалаган җирдә акчәчәк, билчән кебек чүп үләннәр үсә алмый. Әгәр аларга каршы да көрәшергә туры килсә, безгә 4 млн. сумлык гербицидлар алырга туры килер иде, ә болай 2 млн. сумлык алабыз.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә кәҗә үләне уралар, печәнгә алачаклар. “Аннан бер чокыр сенаж да салып куярбыз дип торабыз”, — ди ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов.
Әлеге хуҗалыкта технология югары, һәр эшне җиренә җиткереп башкаралар. Үзләренең сорт сынау участоклары бар, бодайның уннан артык сортын чәчкәннәр. Кукурузны да шулай сынап караганнан соң иң уңышлы сортларын чәчәләр. Сугарулы мәйданнар арткан, бәрәңгедән тыш көтүлеккә дип чәчелгән басуга да су сиптерәчәкләр.
“Кырлай” ширкәтендә бәрәңге утырту төгәлләнеп килә. Кәбестә утыртканнар, кишер, чөгендер чәчкәннәр. Болар бар да сугарулы мәйданнарда.
Сафиуллин крестьян–фермер хуҗалыгы басуларында да булдык. Игенчелектә күпмедер эш башкарыла, әмма технология таләпләрен үтәү өчен күп тырышасы бар әле.
Ильяс Фәттахов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International