Арча районында Сабантуйларда хәмер сату тыелачак

2015 елның 5 июне, җомга
Арча районында Сабантуйларда хәмер сату тыелачак. Бу турыда кичә Сабантуйларда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча район җитәкчесе Илшат Нуриев үткәргән киңәшмәдә әйтелде. Бу таләпне бозган эшмәкәрләргә карата кискен чаралар күреләчәк, дип белдерде эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев. Район Сабантуенда ике табиблар бригадасы кизү торачак. Авылларда да фельдшерлар Сабантуй мәйданыннан комиссиягә кайда булачакларын әйтеп китәргә тиеш.
— Сабантуйларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү игътибар үзәгендә булырга тиеш, — дип кисәтте район җитәкчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International