“Властьның барлык дәрәҗәләре һәм тармакларының бергәләп эшләве чирек гасыр диярлек республика дәүләт төзелешенең төп үзенчәлеге булып тора”

2015 елның 5 июне, җомга
Рөстәм Миңнеханов: “Властьның барлык дәрәҗәләре һәм тармакларының бергәләп эшләве чирек гасыр диярлек республика дәүләт төзелешенең төп үзенчәлеге булып тора”
30 майда республиканың барлык чакырылыш депутатларның һәм җәмәгатьчелекнең Татарстан парламентаризмы урнашуның 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышы булды. Татарстан Президенты нәкъ менә 25 ел элек язмышны хәлиткеч сайлау бүгенге барлык казанышларның һәм уңышларның нигезе булуын ассызыклады. Татарстанда закон чыгаручы һәм башкарма власть арасында конструктив диалог урнашты, бу алга омтылышны тәэмин итә. “Без хәзер Татарстанның Россиядән читтә дә билгеле булуы белән хаклы рәвештә горурланабыз, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Безне икътисадый үсешнең югары темплары, иҗтимагый–сәяси тотрыклылык, тарихи–мәдәни мираска сакчыл караш, рухилыкны үстергән һәм ихлас кунакчыллык өчен бәялиләр. Республиканың халыкара танылуы инвестицияләр, иң перспективалы проектларны тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр тудыра”.
Бу турыда тулырак “Атна вакыйгалары”нда укыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International