Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Безнең боксчылар сынатмады
2015 елның 5 июне, җомга
Безнең боксчылар сынатмады
“Арча” спорт комплексында 1999–2002 елгы егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы “Динамо” спорт җәмгыяте федерациясе ачык беренчелеге булды.
– Тормышларын бокска багышлап, шуның белән яшәүче кешеләр, Марат Галиев кебек энтузиастлар бар. Бу турнирның Арчада үткәрелүе дә аның инициативасы. Шуның тырышлыгы белән районда спортның бу төренә зур урын бирелә. Хәтта Европа һәм дөнья чемпионы Гөлүсә Галиева да сезнең районнан, – диде “Динамо” спорт җәмгыяте федерациясе рәисе урынбасары, полиция полковнигы Салават Гайсин.
– Бокста кызларның активлык күрсәтүенә, аларның нәкъ менә боксны сайлауларына карашыгыз ничек? – дигән сорауга ул:
– Спортның бу төре Олимпия уеннарына да кертелгән. Кызлар хәзер егетләр белән беррәттән хәтта штанга да күтәрәләр, – дип җавап бирде.
Турнирда 13 командадан 78 спортчы катнаш- ты. “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбенең өлкән тренеры Марат Галиев һәм аның ярдәмчеләре Ләйсән Галиева, Илнур Хөсәенов җитәкчелегендә 10 егет һәм кыздан торган команда көчен сынады.
– Финалга 4 яшь боксчы чыкты, – диде Марат Галиев. – Азамат Галиев, Тимур Сафиуллин, Рифкать Сафиуллин яшьтәшләре арасында һәм үз үлчәү категориясендә турнир җиңүчесе булды. Булат Бакыев, Роберт Мәрдәнов, Али Галиев, Ралиф Ганиев призлы урыннарны яуладылар. Энҗе Зиннәтова, Анастасия Петрова, Диана Әхмәтшина да пьедесталга күтәрелделәр. Моннан тыш Азамат Галиев, Тимур Сафиуллин, Али Галиевка махсус бүләкләр дә тапшырылды.
– Мондый ярышта мин беренче тапкыр, – ди Арчаның беренче мәктәбеннән 6А сыйныф укучысы Энҗе Зиннәтова. – Бокска бик яратып йөрим. Күптән түгел генә шөгыльләнә башласам да, серләренә тиз төшендем. Турнирда беренче урынны алдым. Моның белән мин тренерым Ләйсән Галиевага рәхмәтле.
Ләйсән Галиева кул астында шөгыльләнүче тагын ике кыз – Арчаның беренче урта мәктәбеннән Диана Әхмәтшина (6А сыйныфы) һәм Анастасия Петрова (5Б сыйныфы) призлы икенче урынны яулаганнар. “Хәзер безнең командадан Азамат Галиевка уңышлар телибез”, – диде рингтан күзләрен алмыйча бокс көрәшен күзәткән кызлар.
Марат Галиев Арча шәһәре һәм Татарстан Республикасы төньяк–көнбатыш бокс федерациясе президенты, кызы Гөлүсә – спортның шушы төре буенча Европа һәм дөнья чемпионы, Азамат белән Али әлеге республикакүләм турнирда пьедесталның югары баскычларында, хатыны Ләйсән Галиева бокс буенча тренер…Үзе бер гаилә династиясе.
– Мин 7–10, 12–14 яшьлек малайлар һәм кызлар белән шөгыльләнәм, – ди Ләйсән. – Бу турнирда минем кызлар катнашты һәм призлы урыннарны яулады. Аларның барысы да боксчы булмаячак. Әмма кызлар һәм малайлар үзләрен ышанычлы тоталар, физик, эмоциональ һәм психик яктан ныгыйлар.
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасына Салават Гайсин, СССРның атказанган спорт мас- теры, дөнья чемпионы ТРның бокс федерациясе президенты Айрат Хаматов, Казанның бокс үзәге директоры Андрей Спирин, Арча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Айдар Баһавиев катнашты. “Динамо” җәмгыятен үстерүгә өлеш кертүчеләр дә бу көнне бүләкләнде, Гөлүсә Галиевага Россиянең халыкара класслы спорт мастеры билгесе тапшырылды.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз