Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Анда сугыш булган
2015 елның 5 июне, җомга
Анда сугыш булган
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы Лесхозда яшәүче Алия Степанованың гомер китабына моңарчы татымаган хис–кичерешләр белән уелып калды. Алия ханым быелгы Җиңү көнен улы һәм килене белән бергә әтисе Шәриф Хафизов җирләнгән урында каршы алды.
Бу сәяхәт турында күпме хыялланды ул! Әтисе каберен эзләп табачагын уйлап күпме таңнар аттырды, илнең кайсы гына почмагына хатлар юлламады! Инза, Крюково авыллары яныннан узгандагы хис–кичереш- ләр телефон аша якыннарына да ирешә. Крюково янында барган сугыш турындагы җырны никадәр буын баласына өйрәтте Алия ханым. Ә Инза турында аерым истәлекләр... Әтисенең фронттан килгән бер хатында мондый юллар бар: “Зәкия, без Инза шәһәре янында лагерьда торабыз. Моннан авыл ерак түгел. Сорасаң, анда кер дә юдыр- тып, мунча да яктырып була, диләр”. Менә бит, 74 елдан соң әтисе узган юллардан узармын дип кем уйлаган?!
Ә әтисенең җирләнгән урынын табу өчен 12 ел буе (!) шактый эзләнергә, күп җирләр белән элемтәгә чыгарга, хатлар язышырга туры килә Шәриф абый фронтка киткәндә 1 яшьлек булып калган кызына. Чөнки 1942 елның 14 декаб- рендә килгән үлем турындагы хәбәрдә Дон елгасы ярындагы акбур һәм фигуралы биеклектә штурм вакытында һәлак булды, диелгән. Әнә шул җирне бик озак эзлиләр. Ә ул Воронеж өлкәсенең Россошан районында булып чыга. 1400 чакрым араны узулары җиңел булмаса да, әтисе башын салган җирләргә якынайган саен аңлата алмаслык хис биләп ала Алия апаны.
Яңа Калитва авылына Степановлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алуга багышланган парад башланган сәгатьләрдә килеп җитә. Җирле халык белән очрашу, алар каршында гомере буе әйтергә тилмергән иң газиз “әтием” дигән сүзне ихласта, лаеклы әйтеп чыгыш ясау, әтисе башын салган җирләрне (ул җирләрне халык “скелетлар тавы” дип атый һәм анда әле дә солдатлар яткан җирләрне чирәм капламаган, урыннары аермачык күренә, ди), мәктәп музеендагы сугыштан калган истәлекләрне, сөякләре табылган солдатларны җирләүне күрү Алия ханымга гомерендә татымаган хисләр бүләк итә. “Сугыш узган җирләрдә митинг- лар да үзгәрәк була икән, — дип күргәннәре белән уртаклаша ул. — Анда һәр җирдә патриот- лык рухы сизелә. 8 майда шәһәр урамнары буйлап сугыш елларындагы сыман машина колоннары уза башлады. Ә митингта безнең якларда бер дә ишетелмәгән, бәгырьләрне телгәли торган моңлы җырлар яңгырады. Без барган авыл зур, бистә сыман, анда да парадта машиналар колонна булып узды. Балачаклары сугыш елларына туры килгән, аны үз күзләре белән күргән өлкәннәр, сугыш ветераны белән аралашып, ул елларның фаҗигасен янә йөрәктән кичердек”. Иң кадерлесе — Шәриф Хафизов җирләнгән туганнар каберлегеннән бер уч туфрак алып кайтып Күлтәс зиратындагы Зәкия апа каберенә салу була. Бу мизгелгә балалар, оныклар да шаһит.
Аларның йортында Шәриф абыйның туу турында таныклыгы, паспорты, комсомол билеты, фронттан язган хатлары, үз кулы белән язган автобиографиясе бүген дә кадерле ядкәр булып саклана. Боларның һәммәсен, утызы тулганчы 3 бала белән тол калып, гомере буе ирен көтеп яшәгән Зәкия апа, авыр вакытларда да югалтмый саклап, балаларына тапшыра алган. Әти–әнисе тифтан вафат булгач, төрле җирдә балалар йортында тәрбияләнгән Шәриф абый, рус, латин, гарәп, немец телләрен үзләштерә һәм Мари Илендә политехник институтка укырга кереп, аның беренче чыгарылыш студентларының берсе була. Әлбәттә, геннар ерак китми. Сугыштан соңгы авыр елларда Алия апа җәяүләп Арчага йөреп укытучылыкка укый. Бүген ул тормыш иптәше Равис абый белән тигезлектә, балаларының, оныкларының уңышларына куанып яши (бер генә мисал, оныклары — Шамил һәм Илназ Шәяхмәтовлар Россия күләмендәге олимпиадалар җиңүчеләре), бабайларының юлына тап төшермиләр бит!
Бу сәяхәт Степановлар гаиләсендәге һәркемнең күңел кылларына кагылган. Бергә очрашкач, сүз гел шул юнәлештән китә, истәлекләр барлана. Инде юл салынды. Бабайларның рухы буыннан–буынга күчсен, батырлык онытылмасын дигән фикер белән, киләчәктә Равил абый анда балаларын, сеңелләрен, аларның гаиләләрен алып барырга ниятли.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз