Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Балалар өчен
2015 елның 5 июне, җомга
Балалар өчен
«Созвездие – Йолдызлык” фестиваленә быел 15 ел булды. Республика Президенты аны Россиянең иң уңышлы проектларының берсе, дип атады. “Йолдызлык” фестивале хәрәкәте сәхнәне яраткан балалар өчен, бу үзенә күрә иҗат Олимпына трамплин булып тора. Ул сәләтле яшьләрне ачыклау өчен менә дигән мөмкинлек.
Эстрада сәнгатенең “Созвездие – Йолдызлык” ачык телевизион яшьләр фестивале һәрвакытта да Татарстан Президенты хуплавы белән үтте. Сәләтле балаларны үстерүгә Президент зур игътибар бирә. Әле менә 1 июньдә генә дә Рөстәм Миңнеханов “Созвездие – Йолдызлык-2015”тә җиңүчеләрне котлап, стипендияләр тапшырды.
– Арча балалар сәнгать мәктәбе әти-әниләр өчен зур бәхет, – дип сөйли Арчадан Раушания Закирова. – Безнең ике балабыз да шушы мәктәпкә йөри. 8 яшьлек улыбыз Данил, республика конкурсында курайда уйнап, 1 дәрәҗәдәге диплом алды. «Ар-и-Эль» хореография коллективы белән кечкенәләр төркемендә чыгыш ясап, “Йолдызлык” зона фестивалендә быел 2нче урынга лаек булдылар. Ә кызыбыз Камилә хореография, фортепьяно, вокалга йөри. “Йолдызлык” зона фес- тивалендә җырлап, 2нче урынны алды. Узган ел халыкара конкурста фортепьянода уйнап, лауреат булды. Һәр уку елы ахырында район Мәдәният йортында хисап концерты оештырыла. Фойедан ук сәнгать мәктәбенең хоры һәм оркестры каршы ала. Ә сәхнәдә төрле дәрәҗәдәге конкурс лауреатлары, дипломантлары чыгыш ясый. Татарстан Президентының сәләтле балаларны үстерүгә зур игътибар бирүенә инанып, сөенеп карыйбыз бу концертны.
– Без Әтнә районы Олы Мәңгәр авылыннан килеп йөрибез, – дип сөйли Алсу Мәрдәнова. – Баланы үстерү өчен мөмкинлекләр күп. Менә без Арча сәнгать мәктәбен сайладык. Улыбыз Мөнир хореография, вокал, баянга йөрде. Быел “Йолдызлык” зона фестивалендә җырлап, 2нче урынны алды. Республика “Йолдызлыгы”нда 3нче урынны алып кайтты. Хәзер Арча педагогика көллиятендә укый.
Конкурслар хәзер балалар бакчасыннан ук башлана. Әле менә күптән түгел Арчаның 10нчы балалар бакчасында районның нәни биючеләре “Үкчәкәй” конкурсы булды.
– Төрле дәрәҗәдәге конкурсларның оештырылуы әйбәт, – дип сөйли Арча сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабирова. – Президентыбыз бу турыда һәрдаим кайгырта. Конкурсларда баланың һөнәри осталыгы үсә, сәхнә культурасы камилләшә, көндәшлеккә бирешмәүчәнлек, өскә калкып чыгу тойгылары ныгый. 2012 елда респуб- лика проектында катнашып, грант отып, компьютер классы оештырдык. 2014 – Мәдәният елында өр-яңа рояльле булдык. Барысы да балалар өчен.
...Район Мәдәният йортында сәләтле балаларны хөрмәтләү тантанасында 1нче мәктәп укучысы, “Йолдызлык” фестивалендә нәфис сүз остасы буларак 2нче урынны алган Инсаф Гаптелбәров җырлап җибәрде – аның кыяфәте, үз-үзен тотышы, затлы тавышы – сокланып тыңладык. 1нче мәктәптә укытучы булып эшләүче җырчы әнисе Диләрә ханымның да тырышлыгы зур монда.
– Ә “Йолдызлык” фестивале ул үзе бер могҗиза! – ди анда катнашучылар.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз