Арча 1нче мәктәбенең 2 сыйныф укучылары янгын күзәтчелеге частена сәяхәткә килде

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Арча янгын күзәтчелеге инспекторы Илшат Мәхмүтов хәбәр иткәнчә, Арча 1нче мәктәбенең 2 сыйныф укучылары янгын күзәтчелеге частена сәяхәткә килде. Алар анда янгын сүндерү машиналарын, янгынчыларның киемнәрен кызыксынып карады, ул киемнәрне үзләре дә киделәр, хәтта янгынны сүндерүдә дә катнаштылар. Аннан соң балалар асфальтта рәсем ясады. Иң яхшылары аерым билгеләнеп үтте. Янгын часте балаларга бүләкләр дә әзерләгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International